ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районының авыл хуҗалыгы тармагы белгечләргә кытлык кичерә

Бастырып чыгару өчен

26 Гыйнвар 2012,17:43

Бүген кадрлар белән тәэмин ителеш 60 процент тәшкил итә

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагы белгечләргә кытлык кичерә. Бүген кадрлар белән тәэмин ителеш 60 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан төрле чаралар күрелә. 65 нче һөнәри көллияттә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен оештырылган семинар-уку - шуның берсе. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов узган ел белем бирү кластерлары турында өч яклы килешү төзелүен искә төшереп, аның нигезендә Казан агробизнес һәм квалификацияне күтәрү институты белән сөйләшүләр алып барылуын әйтте. Әлмәткә 19 гыйнварда институтның 8 профессоры һәм доценты килгән. Белемнәрне камилләштерүдә хуҗалык җитәкчеләреннән тыш барлык белгечләр: зооветеринарлар, агрономнар, икътисадчылар, кадрлар белән эшләүчеләр, инженерлар - барлыгы 90 кеше катнашкан. Аларны иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр барган уку һич кенә дә ялыктырмаган, киресенчә, аның күләмле, эчтәлекле, мәгълүматлы булуы һәркемдә канәгатьлек, мондый семинарларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикер калдырган.
- Бу аңлашыла да, - дип искәртте Извил Әнәсович, - чөнки авыл хуҗалыгында да, башка тармаклардагы кебек үк, үзгәрешләр, яңалыклар көтелә. Әлеге институт нәкъ менә алга киткән юнәлешләр, яңалыклар белән шөгыльләнә. Без киңрәк программа буенча укыту һәм белгечәребезне институтка чакыру мөмкинлеген дә карадык. Институт вәкилләре моңа бик теләп риза булды. Нәтиҗәдә февраль аенда ветеринарлар укытылачак, киләсе атнадан стажлары аз булган хуҗалык җитәкчеләре өчен курслар оештырыла. Шулай ук киләсе айда безнең мөрәҗәгать буенча Әлмәттә баш хисапчыларның, җитәкчеләрнең белемнәрен камилләштерергә киләчәкләр. Мондый укытуларны бик кирәк дип саныйбыз. Чит илләрдә һәр белгеч үзенә кирәк лекциядә түләп катнаша. Ә без бушлай тәкъдим итәбез. Кадрларга кытлык булганда укытуларның әһәмияте зур. Чөнки кадрларны бер көндә генә әзерләп булмый. Шуңа күрә булган кадрлар белән күп кенә эшләрне яңа технологиягә салып алып барырга кирәк.
Институт мөгаллимнәре район җитәкчелегенә укыту өчен шартлар тудырганга рәхмәтләрен белдерде. 65 нче һөнәри көллият җитәкчелегенә дә җылы сүзләр җиткерелде. Әлмәт җирлегендә 8 ел дәвамында институт вәкилләрен чакырып, мондый укуларның оештырылганы булмаган. Семинарда катнашучыларның янәдән укытырга соравы авыл хуҗалыгының өметле киләчәге, анда фидакарьләр эшләве хакында сөйли.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?