ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Дин

Коръән елына багышланган сайт эшли башлаячак

Бастырып чыгару өчен

26 Гыйнвар 2012,17:57

Сайт биш өлештән торачак: анда “Тарих”, “Коръән сурәләре”, “Белем бирү”, “Төрлесеннән”, “Татарстанда Коръән елы” рубрикалары эшләячәк

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 2012 елны Коръән елы дип игълан итү уңаеннан җыелган оештыру комитеты утырышында мөфтиятнең уку бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов бу елда 31 юнәлештә чаралар уздырылачагын хәбәр итте. Алар арасында махсус сайт эшләү дә каралган. Ул якындагы 2 ай эчендә әзер булыр дип көтелә.
Сайт биш өлештән торачак: анда “Тарих”, “Коръән сурәләре”, “Белем бирү”, “Төрлесеннән”, “Татарстанда Коръән елы” рубрикалары эшләячәк.
“Тарих” бүлегендә Пәйгамбәр Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңү тарихы, Гомәр хәлиф вакытында Коръәнне бер тупланмага җыю тарихы, тугры хәлифләр идарә итү вакытында һәм аннан соң безнең көннәргә кадәр Коръән таралу тарихлары, Коръәннең төрле илләрдәге танылган басмалары, татар халкы тарихында – Коръән (мәсәлән, “Казан басмасы”) һ.б. белән танышып булачак.
“Коръән сурәләре” бүлегендә Изге китапны аудио һәм басма форматта күреп тыңлап һәм укып булачак, тәфсирләр бирелә. Билгеле бер хәлләр вакытында Коръән сурәләрен уку үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге тудырыла.
“Белем бирү” бүлегендә гарәп алфавитын, тәҗвидне (Коръән уку кагыйдәләре) өйрәнергә, Коръәнгә кагылышлы башка кагыйдәләр белән танышырга була.
“Төрлесеннән” бүлегендә Коръән могҗизалары, танылган кешеләрнең Коръән турында әйткән сүзләре, дөньякүләм, Россия, татар әдәбиятында, сәнгатьтә Коръәннең чагылышы, танылган Коръән-хафизлар, Коръән тәфсирләре авторлары, Коръән белән дәвалау, Коръән турында китаплар хакында мәгълүмат бирелә.
“Татарстанда Коръән елы” рубрикасында чаралар планы һәм яңалыклар каралган.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?