ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

А. Фәррахов: “Яшь белгечләрне авыл җирлекләрендә эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсендә без һәр очракны аерым карарга әзер”

Бастырып чыгару өчен

26 Гыйнвар 2012,19:42

Авыл районнарына кайтып эшләүчеләргә федераль казнадан 1 миллион сум күләмендә, ә республика бюджетыннан 100 мең сум акча биреләчәк

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты интернатурасы һәм ординатурасын тәмамлаучылар белән очрашты. Уку йортының актлар залында узган очрашуда министрлыктан вәкилләр, КДМУ ректоры Алексей Созинов, республика муниципаль берәмлекләренең 14 Үзәк район хастаханәсе баш табиблары катнашты.
Очрашуның көн кадагына яшь белгечләрне авыл җирлекләрендә эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе чыгарылды. Билгеле булганча, медицина югары уку йортларының чыгарылыш студентлары һәм яше 35 тән артмаган, 2011-2012 нче елларда авыл районнарына кайтып эшләүчеләргә федераль казнадан 1 миллион сум күләмендә компенсация биреләчәк. Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты торак шартларын яхшыртуга авыл табибларына 100 мең сум күләмендә өстәмә акча да түләячәк.
Федераль һәм республика бюджетларыннан әлеге субсидияләр авыл җирлегенә яшь табибларны җәлеп итәргә, аларның күбесенә биредә урнашып калырга, гаилә корырга һәм тораклы булырга ярдәм итәр, дип саный Хөкүмәт җитәкчелеге. Бу финанс ярдәме буенча түбәндәге шартлар куела: яшьнең 35 тән артык булмавы, югары медицина белеме булу, авыл җирлегендәге сәламәтлек саклау оешмасына 2011-2012 нче елларда эшкә урнашу, хезмәт килешүен 5 елга төзү. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында авыл торак пунктларындагы медицина оешмаларында вакантлы урыннар һәм түләү шартлары турында тулырак танышырга була.
Очрашуда катнашкан Чүпрәле районы администрациясе башлыгы Тимур Ногманов әйтүенчә, ул үзе Казанда туып үскән, 24 яше тулганчы мәркәзебездә гомер кичергән, аннан соң Чүпрәлегә күченгән. “Бүгенге көндә районда яшәвемә үкенмим, чөнки шәһәрнең үз кимчелекләре бар, юлда транспорт тыгызлыгы, начар экология, үтемле булмаган торак проблемасы һәм башкалар. Авылда саф һава, тораклы булуга мөмкинлекләр күбрәк”, - дип белдерде ул.
“Сезнең күбегезне эшкә урнашу мәсьәләсе борчыйдыр. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә безнең төгәл үсеш стратегиясе бар, әмма авыл җирлегендә кадрларга кытлык һәм аларга лаеклы хезмәт хакы түләнмәве мәсьәләсе яшәп килә. Бу проблеманы яшь медицина хезмәткәрләрен социаль ярдәмгә йөз тоткан программа хәл итә ала. Без һәр очракны аерым карарга, һәркемнең үтенечен, тәкъдимен тыңларга әзер. Безнең төп максат – сезнең һәркайсыгызның үз урынын табуына ирешү”, - дип ассызыклый министр.
Айрат Фәррахов әйтүенчә, бу программада катнашырга теләүчеләргә хәзер үк бу хакта игълан итәргә кирәк. 15 кеше инде ризалык биргән һәм хәзер районнарда дәвалау белән шөгыльләнә. Якын арада алар дәүләт ярдәмен алачак. Бүгенге көндә вакантлы вазифалар арасында 70 ставка бар, шул исәптән, хастаханәненң баш табибы вазифасына да кеше эзләнә.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?