ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Башкортстанның Миякә районында әхлак сабаклары оештырыла

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,10:17

Аны Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештыра

(Уфа, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Миякә районында бу атна азагы дин әһелләре белән мәктәпләр укытучыларының очрашулары үтә. Аны Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм оештыра.
Әлеге очрашулар мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытуны киңәйтү мәсьәләләренә багышлана. Уфада күптән түгел билгеле галим, мәгърифәтче, Русиянең атказанган укытучысы, Русия Ислам мирасы иҗтимагый хәрәкәте һәм мөселман зыялылары конгрессы әгъзасы Вил Казыйхановның “Ислам һәм әхлак дәресләре” китабының исем туе булып үткән иде. “Ихлас” мәчетендә оештырылган шул кичәдә галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм талиплар, шәкертләр катнашты. “Без балаларга төпле белем генә түгел, ә дөрес әхлакый тәрбия бирергә дә бурычлы”, - диде ул чакта китапның авторы Вил Казыйханов. “Ислам һәм әхлак дәресләре” фәне хәзер Башкортстанның кайбер мәктәпләрендә кертелә дә инде. Әмма бу дәресләрне алып бару өчен дә укытучыларга дөрес юнәлеш бирү зарур.
Мөхәммәт хәзрәт сүзләренчә, илдә дини зыялылар бик аз. Дин гыйлемле укытучылар һәм тәрбиячеләр бармак белән генә санарлык. “Бөтен тәрбия эшен диннән башларга, аны балалар бакчасына кадәр кертергә кирәк. Безнең барлык әхлакый кыйммәтләребез диннән алынган. Балалар бакчасында башланган эшне мәктәпләрдә дә дәвам итү хәерле, - ди Мөхәммәт Галләмов.
Әле Миякә районына сәфәре барышында Мөхәммәт хәзрәт һәм башка дин әһелләре район мәктәпләре укытучылары белән очрашу оештыра һәм алар алдында “Ислам һәм әхлак дәресләрен укыту шартлары” дигән темага лекция укыячак. Мондый лекцияләрне башка районнарда да сөйләячәкләрен әйтә руханилар.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?