ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Әлмәттәге “Зиннур” мәчетенә 10 ел

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,09:47

Шул уңайдан дин йорты кунаклар кабул итте

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова).Әлмәт шәһәрендәге “Зиннур" мәчетенең ачылуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Тантана мәчетнең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Хәмитовның Коръән сүрәләрен укуы белән башланып китте. Юбилей уңаеннан имам-хатыйбны һәм мәхәллә халкын Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов котлады. Ул үзенең чыгышында мәчетне төзүдә зур өлеш керткән Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде. Совет һәм башкарма комитет исеменнән мәчетнең беренче имамы Имаметдин хәзрәт Кәримов һәм мәчетне төзү инициативасы белән чыккан Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновлар Мактау грамоталары, ә мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Азат хәзрәт Хәмитов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәчеткә исә яңа келәм бүләк ителде.
Котлау сүзләренә Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов та кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, бирегә йөрүче өлкәннәр, яшьләр белән дә зур эш башкарыла, мәчет каршында мәдрәсә дә эшләп килә, ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар да оештырыла. Мөфти Илдус Фәизов Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән мөселман җәмгыяте белән ныклы хезмәттәшлек һәм исламны үстерү һәм таратуга зур өлеш керткәне өчен башкарма комитет җитәкчесе Мәҗит Салиховка һәм Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды. Ул шулай ук имам-хатыйб Азат хәзрәт Хәмитовка һәм мәчеткә йөрүчеләргә киләчәктә дә исламны үстерү юлында армый-талмый хезмәт итүләрен һәм зур уңышлар теләде.
Азат хәзрәт үз чиратында мәчеткә йөрүчеләр белән башкарылган эш һәм мәдрәсәнең эшчәнлеге турында бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, "Зиннур" мәчетендә көндәлек дәресләр үткәрелә, ә җомга намазы вакытында сәҗдә кылу залы дин тотучылар белән тула. Имам-хатыйб әлеге тантанага килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара бәйрәм ашы һәм мәчеткә йөрүче өлкәннәргә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?