Республикада 9 майга ветераннар өчен 110 торак йортны өлгертү бурычы куелган
Шул йортларның 4 се гыйнварда сафка басарга тиеш
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 9 майга республикада ветераннар өчен 110 торак йортны өлгертү бурычы куелган. Аларда 354 ветеран яңа фатирлар алачак. Шул йортларның 4 се - гыйнварда, тагын 4 се - февральдә, 18 е - мартта, 37 йорт - апрельдә, 46 сы - майда файдалануга тапшырылачак. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әлеге графикның төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте.
Министр ветераннарны тораклы итү өчен республикага федераль үзәктән 690 млн 158 мең сум күләмендә чираттагы транш алынуын хәбәр итте. Бу акчаларга 694 ветеранның торак шартларын яхшырту мөмкин булачак.
26 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, 17 муниципалитетта әлегә кадәр 37 ветеранның торак шартларын яхшырту формасы тәгаенләнеп бетмәгән. Киңәшмәдә мунципалитетлар алдына 31 гыйнварга моңа ачыклык кертеп бетерү бурычы куелды. Шулай ук яңа йортлардан тораклар сайлауның өстенлеген төшендерү өчен, шәһәр-район җитәкчеләре ветераннар, аларның туганнары арасында аңлату эшләрен алып барырга тиеш.
Гомумән алганда, бүгенге көндә Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннары реестрында 16 мең 717 кеше исәпләнә. Шуның 14 мең 805 е инде торак килешүләре төзеп, 14 мең 365 е өй туйларын бәйрәм иткән. Аларның 58 проценты фатирларны икенчел торак базарыннан сайлаган, 42 проценты ТР Дәүләт торак фонды, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан, шулай ук Казанның “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча төзелгән яңа торакларга күчкән.






27 Гыйнвар 2012,10:32
Шәрехләмә язарга