ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республиканың Буа районында булды

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,11:10

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Буаны янә республиканың шикәр башкаласы итеп күрергә теләвен билгеләп үтте

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә район Мәдәният сараенда 2011 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров чарада катнашучыларны 2011 елда ирешелгән казанышлар белән таныштырды.
Узган ел район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2961 миллион сумлык продукция җитештергән. Ашлыкның тулай җыемы 182,6 мең тонна (уңыш гектарыннан уртача 36 центнер чыккан) тәшкил иткән. Шикәр чөгендеренең уртача уңышы – 343 центнер, тулаем җыемы 280 тонна булган. Бер сыердан уртача 5342 килограмм сөт савып алынган. 15200 тонна ит әзерләнгән.
Алга таба ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов буалыларның корылыктан соңгы авыр елда сынауны уңышлы үтүләрен, җитештерүдә тотрыклылыкны тулысынча саклап калуларын билгеләп үтте. “Без елның-елында барлык тармакларда да алдынгылар рәтендә күрергә күнеккән районда бүгенге көндә ким дигәндә 200 мең тонна ашлык җыеп алынырга тиеш”, - диде министр.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук Буаны янә республиканың шикәр башкаласы итеп күрергә теләвен билгеләп үтте. Югары технологияле гаилә фермалары төзүдә тагын да зуррак активлык күрсәтергә чакырды.
Аннан сәхнәгә бер-бер артлы авыл хуҗалыгы алдынгылары күтәрелде, аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Эш сәфәре барышында министр Кайбыч авылындагы “Авангард” агрофирмасында да булды. Биредә ул машина-трактор паркында язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты. Шулай ук культиваторлар, чапкычлар һәм башка төр техника җитештерүче Буа машина төзелеше заводында булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?