КДМА да китапханәнең 90 еллыгына багышланган конференция үтәчәк
Конференция март аенда узар дип көтелә
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 28-29 март көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясендә, учреждение китапханәсенең 90 еллыгына багышланган “Россия һәм чит илләрнең төп электрон ресурслары” фәнни-гамәли конференциясе узачак.
КДМА матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференциянең максаты – уку процессын тәэмин итүдә чит ил һәм Россиянең электрон ресурслары роле турында фикер алышу. Конференциядә китапханәләрдә заманча мәгълүмати технологияләрне, электрон-китапханә системалары үсеше тәҗрибәсен гамәлгә кертү һәм башка мәсьәләләр каралачак. Чара кысаларында пленар утырыш, секцияләр, семинар-тренинглар һәм тематик күргәзмәләр үткәрү ниятләнә.






Шәрехләмә язарга