ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мөселман эшкуарлары ассоциациясенә керергә теләүче эшкуарларны очрашуга чакыра
Очрашуда берләшмәнең эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларга да ачыклык кертәчәкләр
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мөселман эшкуарлары ассоциациясенә керергә теләүче эшкуарларны 2012 елның 3 февралендә “Болгар” мәчетендә узачак очрашуга чакыра.
Очрашуда мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Радик Гафуров, ассоциация советы әгъзалары катнашачак. Алар берләшмәнең эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларга да ачыклык кертәчәкләр.
Очрашуда Татарстан мөфтияте һәм Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең уртак хезмәттәшлеге турында фикер алышу, Ассоциация символикасына бәйле тәкъдимнәрне карау, киләсе очрашуларны планлаштыру, үткәреләсе чаралар турында фикер алышу көтелә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат һәм пропаганда бүлеге хәбәр итә.






27 Гыйнвар 2012,12:15
Шәрехләмә язарга