ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Фән һәм мәгариф

Нурлатта “Игътибар үзәгендә - яшьләр” дигән форум узды

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,13:22

Аның төп темасы яшьләр сәясәте, патриотик тәрбия, авыл яшьләре тормышына багышланган иде

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда узган “Игътибар үзәгендә – яшьләр” дип аталган форумның төп темасы яшьләр сәясәте, патриотик тәрбия, авыл яшьләре тормышы иде, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Бу көнне яшьләр үз проблемалары хакында фикер алышып кына калмадылар, планнары белән дә уртаклаштыр. Чарада катнашкан район башлыгы Наил Шарапов әлеге форумны бик кирәкле чара дип атады.
– Илебезнең киләчәге бүген нинди яшьләр тәрбияләүдән тора. Һәм аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү – безнең бурыч,- диде район башлыгы үз чыгышында.
Форумга актив яшьләр – оешма-предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүчеләр, укучылар, студентлар җыелган иде. Алар бу көнне хисап тотып кына калмады, кимчелекләрне дә уртага салып сөйләште. Чарада катнашкан кунак – наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Маннапов тулаем республикада наркоманиянең торышы турында бәян итеп, Нурлат районындагы хәлләргә дә тукталды.
- Соңгы ике ел эчендә районда наркоманнар саны 23кә арткан. Бүген 12 кеше хастаханәдә исәптә тора. Районда наркоманнар катнашында 32 җинаять теркәлгән. Барлыгы 9 килограмм наркотик алынган, шуларның 94 проценты - марихуана, - диде И.Маннапов.
Ә яшим, булдырам, шөгыльләнәм дигән яшьләргә районда мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик 19802 кеше, шуларның 7638е - 30га кадәрге яшьләр, бүген спорт белән шөгыльләнә, 180 яшь кеше волонтерлык юлын сайлаган. ТР Дәүләт Советы каршындагы ижтимагый яшьләр Советы әгъзасы Анастасия Исаева Нурлатта яшьләр өчен барлык шартлар тудырылуын аерым билгеләп үтте.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?