М.Әхмәтов: “Хуҗалык итүче субъектларда җаваплылык түбән”
Татарсанда җир милекчеләренең биләмәләрен уңдырышлылык сакланышы ягыннан тикшерү башланган; бюджет акчасына алынган минераль ашламаларны тиешле таләпләрдән тайпылганнарга каршы чара күреләчәк; биокалдыклар утильләштерү проблемалары бар
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) ТР буенча идарәсе белән Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең узган елгы эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Республика муниципаль районнары белән видеоконференция режимында барган киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, әлеге федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Саурин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Олег Даминов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Узган ел дәвамында 5184 контроль-күзәтчелек чаралары уздырылып, шулар нәтиҗәсендә, җитешсезлекләрне төзәтү өчен 2237 предписание язып бирелгән, 2160 протокол төзелгән, 2099 постановление чыгарылган. Салынган штраф суммасы аңа кадәрге елдан 25 процентка артык – 3 млн.883,3 мең сум, түләтелгәне - 3 млн.927 млн. сум. Һәм шуның 91,1 проценты республика бюджетына салынган, калганы – федераль бюджет файдасына.
Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Нурислам Хабипов хисап чыгышында шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җирләре саналган 2,9 млн. гектар гомуми мәйданны тикшереп, 121 мең гектарында хокук бозу очраклары ачыкланган. Хәзер идарә тарафыннан җир милекчеләренең биләмәләрен уңдырышлылык сакланышы ягыннан тикшерү башланган, чөнки уңдырышлы катламын салдыру очраклары билгеле, таләпләргә туры килмәгәннәреннән җирне тартып алып, намуслыракларына тапшыру турында сүз бара. Шулай ук пестицидлар, агрохимикатлар сакланышы, кулланылышы һәм аларны сату буенча хилафлыклар күп. Кешеләр, хайваннар агулануы мөмкин булган очраклар билгеле, кар астында калган, ярымҗимерек корылмаларда яки бөтенләй ачык һавада, торак пунктлар һәм сулыкларга бик якын урында өелүе, еш кына ертык капчыкларда, ябылмаган яки тишелгән металл мичкәләрдә саклануы ачыкланган. Болардан тыш, биокалдыклар утильләштерү һ.б проблемалар бар.
“Боларны тыңлау минем өчен оят. Хуҗалык итүче субъектларда җаваплылык түбән. Бюджет акчасына алынган минераль ашламаларны ничек шулай кар астында калырлык итәргә мөмкин?! – дип канәгатьсезлек белдерде министр М.Әхмәтов. – Аларга ашламаларны ташламалы бәядән алырга бүтән насыйп булмаячак. Авыл хуҗалыгында мондый караш белән эшләүгә юл куелмаска тиеш!” - дип кистереп әйтте ул.
Күзәтчелек итүче идарәнең эшчәнлеген югары бәяләп, министр, идарә Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә дип бирелгән акчаларны һәм ресурсларны янга калдырырга ярдәм итә, гомумән, без зур бер гаиләгә әйләндек, диде. Татарстаннан күрше төбәкләргә терлек һәм терлек продукциясе чыгарганда йогышлы авырулар, бигрәк тә Африка чумасы мәсьәләсендә күзәтчелекне һәм кисәтү эшләрен арттыруны сорады. “Министр буларак мин Россельхознадзорның контрольны арттыруына рәхмәтлемен: ВТОга кердек икән, димәк, югары таләпләрне сакларга тиешбез”, - диде М.Әхмәтов.
Идарә әйдәп баручыларның берсе, ә лабораторияне Идел буе төбәгендә иң яхшысы булырлык итеп җиһазландыру бурычы тора һәм бу яктан без ярдәм күрсәтәчәкбез, дип ышандырып куйды Алексей Саурин. Фикерен нигезләп, чик буенда урнашкан өлкәләрдә лабораторияләрне яхшы һәм үрнәк итеп оештырдык-җиһазландырдык, инде чират – Татарстанга, диде. Җитәкчесе эшлекле тоела, халыкка хезмәт күрсәтү культурасы үскән, ләкин һәрьяклап дөньякүләм дәрәҗәгә җиткерү кирәк. Илебездә 40 лаборатория дөнья киңлегендә дә иң яхшылардан санала, ВТО – бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә алар үрнәк хәлдә итеп җиһазлар ягыннан да, кадрлар буенча да тәэмин ителде, алга таба да шулай дәвам иттереләчәк, диде Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы урынбасары.
Краснодар краендагы районнарында дуңгыз чумасы таралган, авыру чыккан урыннар күп һәм вазгыять бик катлаулы. Бөтен край буенча проблемалар булырга мөмкин, шуңа күрә крайда тулаем карантин игълан итү мәсьәләсе карала. Мондый чараның бик чыгымлы булуына карамастан, шундый адымга барырга мәҗбүрбез, чөнки ахыры бик хәтәр булырга мөмкин. Краснодар крае, Новороссийск аша фураж ашлыгы кертелә, я фитосанитар нормалар буенча, йогышлы авыру чыганагы булган урында ашлык термоблоклар аша эшкәртеп уздырылырга тиеш. Биредә 12 млн. тонна ашлык турында сүз бара, диде Алексей Саурин “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында.






27 Гыйнвар 2012,15:25
Шәрехләмә язарга