ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

2011 ел дәвамында 16 меңнән артык балтачлы социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткән

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,16:42

Районның социаль яклау идарәсе узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге 2011нче елга нәтиҗә ясады. Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Вакыйф Зәкиев катнашты, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.
Районда 34 меңнән артык кеше яшәсә, шуның 16 меңнән артыгы ел дәвамында бүлек белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, әлеге бүлек “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең Балтач районындагы 13нче номерлы филиалы белән бергәлектә, кулга-кул тотынышып эш алып бара. Җыелышта һәр юнәлешнең дә эшчәнлеге яктыртылды. Сүзне өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина башлап, күпкырлы эшләр, халыкка күрсәтелгән ярдәмнәр белән таныштырды: ел буена 58 социаль хезмәткәр белән 10 шәфкать туташы 307 ялгыз яшәүче кешегә ярдәм күрсәткән. “Кайнар элемтә” телефонына шалтыраткан 30дан артык кешенең дә гозерләрен канәгатьләндерергә тырышканнар.
Бүлекчә хезмәткәрләренә, нигездә, ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итү сәбәпле, шундыйларның 64енә утын алу өчен субсидия билгеләүдә ярдәм, 32 кешегә матди ярдәм, 21 гражданга көнкүреш һәм торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәткәннәр.
Гаилә һәм балалар хокукларын яклау бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз чыгышын балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче 35 гаиләгә күрсәтелгән социаль һәм психологик ярдәмнәрне чагылдырудан башлады. Мохтаҗ гаиләләргә районның үз теләкләре белән ярдәмгә ашыгучы волонтерлар төркеме оешып, акцияләрдә катнашуын елның яңалыгы булды, дип белдерде.
Чыгышлар тәмамланганнан соң бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина гомуми нәтиҗәләр ясады һәм теләк-тәкъдимнәрен ирештерде. 2012нче елга куелган максат-бурычлар, планнар белән таныштырды. Белгечләргә мөрәҗәгать итеп, яңа төр форма, методларны эш барышында кулланырга, эшчәнлекне тагын да камилләштерергә чакырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев та халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче бу тармак хезмәткәрләренең еллык нәтиҗәләренә уңай бәя биреп, уңышлар теләде.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?