ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

“Алабуга” махсус икътисади зонасында подряд оешмалары белән киңәшмә узды

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,16:21

Киңәшмәдә 2012 елга бурычлар хакында фикер алыштылар

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Юрий Аляшев “Алабуга” махсус икътисади зонасында подряд оешмалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә 2011 елда төзелгән гамәлдәге килешүләр кысаларында махсус икътисади зонаның инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү мәсьәләләре, шулай ук быел подрядчылар алдында торган бурычлар хакында фикер алыштылар.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентларының саны даими рәвештә артуын һәм аларның күбесе төзелеш эшләрен тәмамлап, җитештерү эшчәнлегенә керешүен истә тотып, 2012 елда, резидентлар эшчәнлеген тәэмин итүче инфраструктура объектларын төзүгә кагылышлы бурычлар белән беррәттән, социаль өлкә объектларын (40 йортлы коттедж бистәсе, балалар бакчасын да үз эченә алган мәктәп, топ-менеджерлар өчен йорт) төзү бурычы көн кадагына килеп басты. Хәзерге вакытта “Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖндә тендерлар оештыру буенча әзерлек эше үткәрелә.
Резидентларның берсе тарафыннан Ауропада иң зурлардан берсе булган минераль мамык продукциясе җитештерү заводын төзү эшләре тәмамланып килә. Ул 2012 елның февралендә ачылачак.
Предприятиедә ел саен 110 мең тонна продукция эшләп чыгарылачак. Завод проекты икенче җитештерү линиясен урнаштыру мөмкинлеген дә карый, шуның нәтиҗәсендә предприятиенең җитештерү куәте артып, ул елына 250 мең тоннага якын минераль мамык эшләп чыгарачак, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?