ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Казанда Россиядә бердәнбер булган заманча технологик үзәк ачылды

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,16:51

Николай Никифоров: “Элемтә тармагы – көндәшле тармак, бер көнгә артта калуны да озак еллар төзәтергә туры килүе ихтимал”

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан элемтә электротехникумы базасында уникаль технологик үзәк ачылды. Татарстанның заманча оешмалары сафына асылы иң яңа технологияләрдән гыйбарәт булган тагын бер үзәк өстәлде. Ачылыш чарасында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Cisco” оешмасы генераль директоры Павел Бетсис, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунаклар башта ТР элемтә тарихы музее белән танышты. Уникаль музей Павел Бетсис күңеленә хуш килде. “Бу чарада катнашуыма, Татарстан белән хезмәттәшлеккә бик шатмын. Татарстан ил төбәкләре арасында иң алдынгы технологик субъект”, - дип белдерде “Cisco” җитәкчесе.
“Таттелеком” ААҖ һәм Cisco компаниясе хезмәттәшлеге җимеше булган бу проект шәһәр һәм республика масштабындагы челтәрләргә хезмәт күрсәтү буенча халыкара дәрәҗәдәге югары квалификацияле IT-белгечләрне әзерләргә ярдәм итәчәк. Студентлар уку процессы барышында ук, халыкка элемтә операторлары тарафыннан актив күрсәтелүче яңа технология серләренә төшенә алачак. “Россия күләмендә бу үзәккә тиңнәр юк һәм Татарстан бу юнәлештә илдә алдынгы булуы белән горурлана ала”, - Павел Бетсис журналистларга шулай дип белдерде.
“Технологик үзәк дигәндә, күз алдына зур катлаулы җайланмалар килеп баса, ә биредә без аз санлы компактлы җиһазлар, системалар күрәбез. Элек зур габаритлы җайланмалар кулланылуын истә тотып, элемтә тармагының ничек үсеш алуын менә шуннан күрә алабыз. Прогресс алга бара, элемтә һәм мәгълүматлаштыру камилләшә”, - дип чыгыш ясады Николай Никифоров. Ул билгеләп узганча, биредә укулары тәмамланып килгәндә югары хезмәт хакы алырга лаеклы булган белгечләр чыгачагы куандыра. “Элемтә базары зыялы, заманча технологияләрне тирән белгән белгечләр белән баетылачак. Шул рәвешле Татарстан иң заманча коммуникация технологияләре буенча алдынгы позициясен саклап калачак. Элемтә тармагы икътисадның шактый җитди тармагы санала, оператор- компанияләр югары түләүле хезмәт урыннары булдыра, салым түли. Квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ зур булуын беләбез. Аларның хезмәт хакы һәрвакыт үсеш кичерә. Узган елда хезмәт хакы үсеше 30 процент дәрәҗәсендә булды. Бу тармакның кызу темплар белән алга китешен дәлилли. Бу тотрыклылыкны саклау өчен иң заманча технологияләр белән сугарылган үзәкләр булдыру һәм яшь буын белемен тәҗрибәдә сынау зур әһәмияткә ия. “Таттелеком” ның бу проектны гамәлгә ашыруга җитди өлеш кертүе сөендерә. Элемтә тармагы – көндәшле тармак, бер көнгә артта калуны да озак еллар төзәтергә туры килүе ихтимал. Мондый проектлар санын арттырырга кирәк, биредә әзерләнүче яшьләрнең санын да үстерү зарур”, – дип төгәлләде вице-премьер.
 


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?