ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Мәдәният

Мария театры солисты Лариса Шевченко: “Шаляпин исемендәге фестиваль турында гел яхшы фикерләр генә ишетергә туры килде”

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,17:06

Бүген “Татар-информ” агентлыгы студиясендә Ф.И.Шаляпин исемендәге ХХХ Халыкара фестиваль ачылышына әзерлек мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы узды

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” агентлыгы студиясендә Ф.И.Шаляпин исемендәге ХХХ Халыкара фестиваль ачылышына әзерлек мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы узды.

Билгеле булганча, опера форумы Казанда 1-17 февраль көннәрендә үтәчәк. Фестиваль “Евгений Онегин” спектакле премьерасы белән ачыла.

Премьерага әзерлек хакында сөйләү өчен, бүген агентлык студиясенә СССРның халык артисты, Мария театры солисты, Няня ролен башкаручы Лариса Шевченко, Мария театры солисты, Онегин ролен башкаручы Владимир Мороз, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү театры солисткасы Татьяна ролен башкаручы Амалия Гогешвили һәм театрның матбугат хезмәте җитәкчесе Жанна Мельникова килде.

Жанна Мельникова хәбәр иткәнчә, быел “Евгений Онегин” операсын куючы команда көчлеләрдән санала. “Операда музыка мөһим. Шуңа күрә шуннан башлыйм. Премьераның музыка җитәкчесе – күренекле дирижер һәм пианист Михаил Васильевич Плетнев. Безнең театр белән эшләргә риза булганы белән без бик горурланабыз. Маэстро, Казанга килеп, репетицияләргә кереште. Операның дирижеры - безнең театр дирижеры Ринат Салаватов. Постановканы Михаил Бонжавидзе куя. Ул Казан тамашачысына яхшы таныш”, - дип сөйләп үтте матбугат хезмәте җитәкчесе.

“Евгений Онегин” операсындагы партияләрне башкару өчен, бүген студиягә килгән кунаклардан тыш, илнең әйдәп баручы театрлары артистлары чакырылган: Онегин – Андрей Григорьев; Ольга - Елена Максимова, Екатерина Сергеева; Ленский – Сергей Скороходов, Дмитрий Кузьмин; Гремин – Михаил Казаков; Ларина – Ирина Гелахова; Трике – Константин Плужников.

Лариса Шевченко сүзләренчә, Казан илнең музыкаль тормышында аерым урын алып тора. “Шаляпин исемендәге фестиваль турында гел яхшы фикерләр генә ишетергә туры килде. Шуңа күрә бу фестивальдә катнашуыма шатмын. Күренекле режиссер Михаил Бонжавидзе белән эшләү минем өчен бәхет. Михаил Плетнев белән дә шулай ук. Мин “Евгений Онегин”ның бик күп постановкаларында катнаштым. Монда беренче тапкыр персонажларга карата башка төрле мөнәсәбәт күрдем. М.Бонжавидзе образларны ача белә. Образлар балачактан ук күңелгә кереп калганча түгел, ә бик “тере”, гадәти кешеләр булып килеп чыга. Мин бу спектакль бик кызыклы килеп чыгар, дип уйлыйм. Чөнки ул талантлы кеше тарафыннан куела”, - диде Няня ролен башкаручы артистка.

Онегин ролен башкаручы Владимир Мороз да фестивальгә чакыруны шатланып кабул иткән. “Евгений Онегин” – аның яраткан әсәре, ул Онегин партиясен җитмештән артык спектакльдә башкарган, 6 төрле постановкада чыгыш ясаган. Ул үзе өчен бу спектакльне “яңадан ачарга” өметләнә. “Мин Казанга килүне түземсезләнеп көтем. Бу фестивальнең абруе шактый югары. Аннан соң бит әле Казан – Федор Шаляпинның туган җире. Балачакта операдан алган беренче тәэсирләрем Федор Шаляпин чыгышлар яздырылган тәлинкәләр белән бәйле. Ул миңа бик нык йогынты ясады”, - дип белдерде В.Мороз.

Татьяна ролен башкаручы Амалия Гогешвили фикеренчә, режиссер белән артистлар үзара аңлашып, бик килешеп эшли. “Мин Михаил Васильевич Плетнев белән хезмәттәшлек итүемә дә бик шат. Ул нечкәлекләргә нык игътибар итә, ә музыкада шушы нечкәлекләрдән күп нәрсә тора. Ә Михаил Бонжавидзега килгәндә, ул шулкадәр энергия бирә, бөтен образларны күрсәтеп бирә. Боларны хор белән дә тулыландыра. Ул бу эш өчен “янып тора”, - дип белдерде артистка, солистларга башкару осталыгы аша образларны “тере кешеләр” итеп күрсәтү бурычы куелуын. Артистлар фестивальне оештыру ягыннан да үзләренең уңай фикерләрен җиткерде.

Ф.И.Шаляпин исемендәге ХХХ Халыкара фестиваль кысаларында премьера 1-3 февраль көннәрендә барачак.
 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?