Баулы халкының аерым категорияләренә 2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән
2011 елда социаль ярдәм күрсәтүгә республика, федераль бюджеттан һәм социаль иминият фондыннан 80 миллион сум чамасы акча тотылган
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Баулы муниципаль районы социаль яклау идарәсенең йомгаклау җыелышы булып үтте, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Аджалова социаль яктан якланмаган гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итү максатыннан 2011 елда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Районда яшәүче 12 меңгә якын кеше социаль яклау идарәсе аша төрле түләүләр алган. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 60 миллион сум акча сарыф ителгән. Халыкның аерым категорияләренә республика бюджетыннан якынча 2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Торак бина һәм коммуналь хезмәтләргә түләнергә тиешле субсидияләрне алу өчен, идарәгә 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга республика бюджетыннан 24 миллион сум акча түләнгән. Тулаем алганда, 2011 елда социаль ярдәм күрсәтүгә республика бюджетыннан, федераль бюджеттан һәм социаль иминият фондыннан 80 миллион сум чамасы акча тотылган.
Муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең күптән түгел билгеләнгән җитәкчеләрен хәл ителергә тиешле проблемалар, аларны хәл итү юллары турында үз фикерләрен белдерергә чакырды. Үзенең чыгышында ул халыкны социаль яклау тармагы алдында торган бурычларны хәл итү турыдан-туры кадрларга бәйле булуын билгеләп үтте.






Шәрехләмә язарга