ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

Казанга Әзербәйҗанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе килде

Бастырып чыгару өчен

27 Гыйнвар 2012,17:17

Кунаклар рәсми сәфәрне Универсиада объектлары белән танышудан башлады

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанга Гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендә Әзербәйҗан Республикасы делегациясе килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин каршы алды.
Делегация әгъзалары аэропорттан туры Универсиада авылына юл тотты. Алар биредә Казан студентларының яшәү шартлары белән, 2013 елгы Универсиада объектларындагы өч дәрәҗәле комплекслы иминлек системасы белән дә танышты. Соңрак кунаклар Универсиада өчен әзерләнгән башка объектларда да булды, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Дәрәҗәле кунаклар 50 метрлы ябык “Буревестник” бассейнын, биредә үк халыкара стандартларга җавап биргән күп функцияле спорт залын, шулай ук Теннис һәм Волейбол үзәкләрен карады.
Рәсми сәфәр программасының көннең икенче яртысына планлаштырылган өлешенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биналары комплексы, махсус техника һәм җиһазлар белән танышу, югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркта булып, “112” бердәм номеры аша ашыгыч чакыруларны кабул итү системасы проектының ничек гамәлгә ашырылуын күзәтү кертелгән. Программада ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Әзербәйҗанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек Меморандумын имзалау, “Ак Барс” сараенда тхэквондо буенча Ауропа квалификация турниры ачылышында катнашу каралган. Мәгълүм булганча, Әзербәйҗан Гадәттән тыш хәлләр министры Кәмаледдин Гейдаров -Бөтендөнья тхэквондо федерациясенең вице-президенты.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?