Казанда кайбер юлларда транспорт өчен үтеп китү мөмкинлеге өлешчә һәм чагыштырмача озак вакытка чикләнә
Ул транспорт күп йөри торган 3 урынга кагыла
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласындагы кайбер юлларда транспорт өчен үтеп китү мөмкинлеге өлешчә һәм чагыштырмача озак вакытка чикләнә.
Казанның административ-техник инспекциясе идарәсендәгеләр шул хакта ачыклык кертеп, бу хәл юл участокларында төзелеш-монтаж эшләре белән бәйле, дип аңлата. Аерым алганда, 28 гыйнвардан 7 июньгә кадәр, “Декабристлар” метро станциясе төзелеше өчен коймалар урнаштырылу сәбәпле, Тверскаядан Шамил Усманов урамына кадәрге арада Декабристлар урамындагы юл тулысынча ябыла.
Даурия урамында Әмәт Магистрале урамы чаты турысында юл инде өлешчә 15 майга кадәр, Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы чатында 20 мартка тиклем этаплап ябылган. Аларның беренчесендә күтәртмә юлның таянгычлары нигезләрен һәм таянгычлар аралыгын рәтләү һәм соңгысында күтәртмә юл таянгычларын урнаштырганда техника куеп тору белән бәйле.
Казан каласы Башкарма комитеты машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә буйсынырга өнди.






Шәрехләмә язарга