Татарстанның яшь музыканты Камил Мөхәметдинов төрек симфония оркестрында уйный
Төрки җөмһуриятләрнең иң талантлы 90 баласы "Догуш" симфоник оркестры белән Анадолу тамашачылары каршында осталыкларын күрсәтәләр
(Истанбул, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Рушания Алтай). Төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ тагын бер үзенчәлекле проектны беренче булып тормышка ашырды.
Төркиядә 2006 елда корылган "Догуш" балалар һәм яшүсмерләр симфония оркестры төрки дөньядан килгән яшь талантлар катнашында кызыклы концерт программасы әзерләде. Оркестр уен коралларында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек төрки җөмһуриятләрдән чакырылган 90 бала уйный. Татарстанны республикабызның яшь виолончелисте Камил Мөхәметдинов тәкъдим итә. Ул Төркиягә әнисе һәм остазы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе һәм дирижер Гүзәл Мөхәметдинова белән бергә килгән. Камил - Татарстан музыка сөючеләренә шактый яхшы таныш исем, ул бик күп халыкара музыка бәйгеләренә катнашып, алдынгы урыннарны яулады.
Әлеге музыкаль төркемнең репертуарында Верди, Моцарт, Гайдн, Россини, Штраус кебек классик музыкантларның әсәрләре урын алган. Репетицияләр 21-26 гыйнвар көннәрендә Конья шәһәрендә узды. Аны хәтта бу калага эш сәфәре белән килгән Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламенты) рәисе Җәмил Чичәк тә тамаша кылды. “Догуш" симфония оркестры кичә шул ук шәһәрдә беренче концертын күрсәтте. Бүген - "Нигдә", иртәгә Кайсери калалары тамашачылары да яшь музыкантларның чыгышын тыңлап хозурлана алачак.
ТӨРКСОЙ оешмасы белән "Догуш" балалар һәм яшүсмерләр симфония оркестры арасындагы бу хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип көтелә.






Шәрехләмә язарга