2011 елда Биектауда 147 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Аларда 28 кеше якты дөнья белән хушлашкан
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2011 елда Биектау муниципаль районында 147 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 28 кеше үлгән, 187 кеше яраланган, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Җәяүлеләр белән дә хәл борчулы: 12 кеше үлгән, 9 ы – машина йөртүчеләр, 86 кеше яраланган. Аек булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән 10 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган һәм 11 е яраланган.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуларның гомуми саны - 8277 очрак. Алардан 131 йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән, тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен 57 кеше бозган. 8409 кеше штрафка тартылган. 1013 җәяүле кагыйдәләрне бозган.






Шәрехләмә язарга