ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

Андрей Бусыгин: “Татарстан Россиянең мәдәни киңлегендә сизелерлек урын били”

Бастырып чыгару өчен

Андрей Бусыгин: “Татарстан Россиянең мәдәни киңлегендә сизелерлек урын били” 28 Гыйнвар 2012,15:46

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Россиянең мәдәни киңлегендә сизелерлек урын били. Бүген РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин ТР Мәдәният министрлыгының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни мохтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Андрей Бусыгинның сүзләренә караганда, Татарстанның мәдәни тормышында күп кенә вакыйгалар уза, алда торган Универсиадага (анда да киң колачлы программа булачак) актив әзерлек эшләре алып барыла. Аның фикеренчә, мәдәни үсештә мондый дәрәҗәгә республика җитәкчелеге үткәрә торган мәдәни сәясәт нәтиҗәсендә ирешелгән.
А.Бусыгин мәдәният тармагын зуррак күләмдә финанслау кирәклеге хакында белдерде. Ул искәртеп узганча, Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проекты, Татарстандагы башка кайбер проектлар кебек үк, шул исәптән федераль бюджеттан да финанслана. Ул республикага быел да шундый ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте.
РФ мәдәният министры урынбасары шулай ук Татарстанда ТР Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган авылда мәдәни учреждениеләр төзү программасы ярдәмендә тиздән республикада үзәктән читтәге торак пунктлар төшенчәсе юкка чыгачагы хакында белдерде.
“Бу бик куәтле хәрәкәт. Татарстан бу мәсьәләдә Россиядә барысыннан да алда бара”, - дип белдерде чараның мактаулы кунагы. Ул шулай ук бүгенге көндә “Россиянең һәр субъекты федераль үзәк игътибарыннан мәхрүм калмавын белсен өчен”, илдә мәдәният учреждениеләренә ярдәм күрсәтүдә балансланган программа кирәклеген ассызыклады.
Үз чыгышының ахырында Андрей Бусыгин Татарстанның мәдәният хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?