ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстандагы танылган татар галиме һәм журналист Муса Мөлековка - 75 яшь

7 февраль 2012, 11:37

Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм талантлы журналист Муса Гайса улы Мөлеков бу көннәрдә күп котлаулар һәм бүләкләр кабул итә

(Уфа, 7 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм талантлы журналист Муса Гайса улы Мөлеков бу көннәрдә күп котлаулар һәм бүләкләр кабул итә. Үзенең 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели ул.
Шушы уңайдан элек үзе эшләгән “Кызыл таң” газетасында да, байтак еллар мөгаллимлек кылган Башкортстан дәүләт педагогия университетында да зурлап хөрмәтләделәр Муса әфәндене. Президент Рөстәм Хәмитов фәрманы белән Муса Мөлеков республиканың югары бүләге – Мактау кәгазе белән дә бүләкләнде.
Благовар районының Сынны исемле татар авылында туып үскән Муса кечкенәдән үк әдәбиятка тартыла, көне-төне китаплар укый ул. Шулай да, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урман хуҗалыгы техникумына укырга керә Муса. Шул елларда газеталарга мәкаләләр яза башлый. Ул дәвердә татарча нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасында күренекле татар шагыйре Әнгам Атнабаев яшь хәбәрчеләр түгәрәген оештыра. Муса Мөлеков ихластан шунда йөри башлый. Анда йөрүчеләр янына еш кына Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Әнвәр Бикчәнтәев кебек күренекле язучылар да килә. Журналистлык эшчәнлеге серләре, әдәби иҗат турында яшьләргә күп мәгълүматлар бирә алар. Бу очрашулар Мусаның күңелендә дә эзсез калмый, билгеле.
Шуннан соң туган телгә, әдәбиятка, журналистикага булган сөю М. Мөлековны Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Талиплык елларында Муса “Кызыл таң” газетасы белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Ә инде дүртенче курста укып йөргән чагында газетаның баш мөхәррире Таһир Ахунҗанов сәләтле егетне үзләренә эшкә чакыра.
Муса Гайса улы Мөлеков “Кызыл таң”да гади хәбәрчедән башлап баш мөхәррир вазыйфасына кадәр зур һәм мактаулы юл үтте. Шул арада әле ул 1972-1975 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасында белем алырга да мөмкинлек тапты. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә гыйльми эзләнүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты хакында кандидатлык диссертациясен яклый ул.
Соңгы 20 елга якын вакыт эчендә Муса Гайса улы Мөлеков Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар яшьләренә белем бирде. Аларны укытучылык хезмәтенә генә түгел, ә журналистика, язучылык һөнәрләре нечкәлекләренә дә ихлас өйрәтте ул. Ә инде тәҗрибәле һәм булдыклы остазда белем алган яшьләрнең киләчәктә үзләренең дә Муса агалары кебек үк үз һөнәрләренең чын осталары булачагына шик юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10