ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстандагы күренекле татар галиме Хәмит Гыйззәтуллинның олы юбилее

10 февраль 2012, 16:12

Танылган татар галиме, икътисад фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондетны Хәмит Нурислам улы Гыйззәтуллинга 80 яшь тулды


(Уфа, 10 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин).
Башкортстанда яшәүче танылган татар галиме, икътисад фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондетны Хәмит Нурислам улы Гыйззәтуллин бүген гомеренең истәлекле үренә менде. 80 яшь тулды атаклы галимгә. Шушы уңайдан аны үзе эшләгән Башкортстан Фәннәр академиясенең Икътисад һәм социология институтының абруйлы галимнәре, күпсанлы хезмәткәрләре ихлас котлады.

Хәмит Гыйззәтуллин Башкортстанның Зилаер районындагы Чуенчы Чупан исемле татар авылында туып үсә. Авылның җидееллык мәктәбен Мактау кәгазе белән тәмамлый. Башта Зилаер техникумында, аннан соң Баймак тау-металлургия техникумында белем ала. Мәктәпкә кайтып мөгаллимлек кыла башлагач, Хәмит Гыйззәтуллин читтән торып Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында белем ала. Аны кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгеч Свердловскига, СССР Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтына эшкә чакырыла. Хәмит Гыйззәтуллин анда аспирантурада укып, башта кандидатлык, аннан соң докторлык диссертацияләре яклый.
1985 елда, Башкортстан Хөкүмәте чакыруы буенча Х. Гыйззәтуллин Уфага әйләнеп кайта. Биредәге фән дөньясында да үз кеше булып китә, әллә күпме яңа проектлар өстендә эшли талантлы милләттәшебез. 1991 елда Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана Хәмит әфәнде. Бүгенге көндә дә Хәмит Нурислам улы кул кушырып өйдә утырмый. Икътисад һәм социология институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли, үзенә алмашка яшь галимнәр тәрбияли ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10