Татарстанның башка районнарына караганда Лаеш районының мөмкинлекләре күбрәк – Р.Миңнеханов
Татарстан Президенты Лаеш район Советы утырышында катнашты
(Лаеш, 22 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында булды һәм район Советы утырышында катнашты.
Утырышты төп доклад белән муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Ул быел Лаеш районы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтүен искәртте. Юбилейга муниципалитет мондый күрсәткечләр белән килә: узган ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 5 процентка арткан һәм 8,6 миллиард сум тәшкил иткән, тауар җитештерү күләме 2010 ел белән чагыштырганда 21,5 процентка артып, 12,9 миллиард сумга җиткән.
2011 елда районда уртача айлык хезмәт хакы 23,7 процентка арткан һәм 21221 сум тәшкил иткән. Республика финанс министрлыгының бюджет үтәлеше рейтингында муниципалитет дүртенче урынны били.
Район башлыгы бәян иткәнчә, районда социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә. Аерым алганда, узган ел 54,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Ветераннарны торак белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Бүгенге көндә Лаеш районында эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. М.Афанасьев “Казан” Халыкара аэропортын республика башкаласы үзәге белән тоташтыручы интермодаль тимер юл төзелешен мисал итеп китерде. “Аэропорт районның җәлеп итүчәнлеген дә арттырачак. Хәзерге вакытта аэропорт янындагы җирләр бик тә кадерле, әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк”, - диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.
Утырышка нәтиҗә ясап, республика башлыгы райондагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.
“Социаль проблемаларны хәл итү зур әһәмияткә ия, әмма шул ук вакытта яңа производстволар һәм эш урыннары да булдырырга, белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов районда булдырылган энергетика кластерын уңай мисал итеп китерде, ул республиканың энергетика кластерын продукция һәм хезмәтләр белән тәэмин итә.
Республика башлыгы фикеренчә, Лаеш районы үзенең агросәнәгать потенциалыннан тиешенчә файдаланмый. Президентның сүзләренә караганда, районда авыл хуҗалыгы күрсәткечләре начарая. “Алар үсәргә тиеш, чөнки сезнең янәшәдә генә миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр, анда продукцияне сату өчен зур базарлар күп. Фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары төзергә сәләтле кешеләрне эзләргә кирәк. Бу – сезнең зур өстенлек. Татарстанның башка районнарына караганда Лаеш районының мөмкинлекләре күбрәк. Районыгызның киләчәге үзегезгә бәйле, монда беркем дә килмәячәк һәм сезнең өчен эшләмәячәк, - диде Р.Миңнеханов, район Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп. - Минем фикеремчә, сезнең җитәкчелекнең көче һәм потенциалы җитәрлек, районда тулы тәртип булырга тиеш”, - дип сүзен йомгаклады республика башлыгы.






22 Февраль 2012,18:04
Написать комментарий