ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Уфадагы татар иҗатчысы юбилеен билгели

6 апрель 2012, 10:01

Юбилей кичәсе аңа яңа әсәрләр иҗат итүгә илһам өсти

(Уфа, 6 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче танылган каләм әһеле, күп җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов тормышында истәлекле вакыйга – аның 70 яшьлек юбилее. Шул уңайдан талантлы иҗатчы Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда юбилей кичәсен үткәрде. Ул гомер бәйрәменә үзенең Татарстандагы иҗатташ дусларын да кунакка чакырып китерде.
Безнең халык талантларга бай. Хәтта әдәбияттән, сәнгатьтән ерак торган һөнәр иясе булган милләттәшләребезнең дә байтагы шигырьләр яза, аларга көйләр иҗат итә. Уфада яшәүче Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов та шундый сәләтле иҗатчыларның берсе. Һөнәре ягыннан төзүче булган Мидхәт ага дистәләрчә зур төзелешләрдә гади төзүчедән югары җитәкче вазифаларга кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта ул әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Әдәбиятка булган мәхәббәте аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга да этәрә.
Ә күпләп шигырьләр һәм аларга көйләр язуга Мидхәт Әбделмәнов лаеклы ялга чыккач керешә. Хәзерге көндә талант иясенең берничә шигъри җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары дөнья күргән. Бүгенге эстрада дәрәҗәсе хакында сүз чыкканда, Мидхәт әфәнде аның бик тә төрле булуын ассызыклый. Яхшы әсәрләр белән бергә җиңел-җилпе җырлар да бар, алары инде вакыт сынавын үтәргә тиеш, дип саный.
Мидхәт Әбделмәнов - киң күңелле шәхес. Туган ягы Благовар районы Яңыш авылына төрлечә ярдәм итеп тора. Ә аның иң зур казанышы – туган авылында мәһабәт мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итә. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырган.
Соңгы елларда Мидхәт Әбделмәновның иҗаты икенче сулыш алды. Аның күп санлы җырларын Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җырчылары башкара. Иҗатташ дуслары белән тыгыз хезмәттәшлектә булуын зур бәхет дип саный ул. Әле Уфада узган 70 яшьлек юбилей кичәсенә дә иҗатташ һәм фикердәш дусларын кунакка, бер сәхнәгә җыйды. Юбилей кичәсенә Мидхәт Әбделмәновны котларга якташлары – Благовар районы вәкилләре дә килгән. Алар юбиляр язган җырларны башкарды һәм ихлас теләкләрен әйтте. Казаннан җырчылар Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров һәм Бәширә Насыйрова да килеп Мидхәт ага иҗат иткән җырларны яңгыратты. Шагыйрь һәм композитор үзе дә кунакларына кушылып җырлады. Танылган җырчылар Мидхәт Әбделмәновның талантлы иҗатчы гына түгел, ә иманлы, кешелекле шәхес булуын да билгели.
Әлеге юбилей кичәсе Мидхәт Әбделмәновка, үзе әйтүенчә, яңа әсәрләр иҗат итүгә илһам өстәде. Якын күргән иҗатташ һәм фикердәш дуслары аның киләчәктә дә халыкчан һәм моңлы җырлар язуына шикләнми.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10