ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яңгыр, яшен һәм җилнең вакытлыча көчәюе көтелә

12 май 2012, 15:10

Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кич белән һава торышына фронталь бүленеш тәэсир итәчәк

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Иртәгә Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында яңгыр, яшен һәм вакытлыча җилнең көчәюе көтелә. Һава торышы үзгәрүенең сәбәбе көннең икенче яртысында һәм кич белән тәэсир итәчәк фронталь бүленеш.
Моның турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
Бүген һава торышы 23-28 градус җылылык белән тыныч торачак. Төнлә бераз салкынайта – 9-14 градус җылылык.
Иртәгә көннең икенче яртысында һәм кич белән фронталь бүленешнең якынаюына бәйле һава торышы үзгәрә башлаячак. Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә, яшен булганда вакытлыча җилнең көчәюе мөмкин.
Һаваның температурасы 23-28 градус җылылык тәшкил итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10