ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

СПИД тан вафат булганнар истәлегенә Бөтендөнья хәтер көне чаралары оештырыла

15 май 2012, 14:41

Татарстан Республикасында 14459 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). 14-16 май көннәрендә югары уку йортлары студентлары өчен ВИЧ-инфекциягә өстәмә тикшерү үткәрү өчен читкә чыгучы консультатив бригадалар һәм экспресс-тест мобиль пунктлары эше алып барыла. Алар ВИЧ-инфекция белән йогышлану куркынычы янаган “риск” төркемен максималь колачлау максаты белән мәгълүмат бирү һәм шәхси саклану чараларын тарату белән мәшгуль булачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белем бирү оешмаларында ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән күчүче инфекцияләрне профилактикалау буенча махсус лекцияләр һәм ачык дәресләр оештырыла. 17 нче майда “Кольцо” сәүдә үзәгендә флэшмоб массакүләм акциясе узачак. 18 нче майда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекциягә өстәмә бушлай, аноним тестлаштыруны оештыру белән ачык ишекләр көне узачак.
Белешмә өчен. 2012 нче елның 2 нче маена булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан Республикасында 14459 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, аның таралышы 100 мең кешегә 382,7 нисбәтендә. Күзәтү барышында ВИЧ-инфекциядән азапланучы 2806 кеше үлгән, шул исәптән СПИДтан 444 кеше вафат булган. Диспансер учетында ВИЧ-инфекция белән авыручы 9211 авыру теркәлгән. ВИЧ-инфекцияле аналардан 1543 бала туган, 76 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10