ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда “Татнет йолдызлары” билгеле булды

18 май 2012, 17:05

Быел конкурска тәкъдим ителгән сайтларның өчтән бер өлеше татар телендә

 (Казан, 18 май, «Татар-информ», Виктория Осинина). Бүген ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татнет йолдызлары” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурс 2003 елдан бирле үткәрелә. Жюри әгъзасы – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты төбәкара хезмәттәшлек һәм ватандашлар белән эшләү секторы мөдире Азат Ахтареев билгеләп үткәнчә, бүген бу елларда конкурсны оештыру һәм тәкъдим ителгән эшләрнең дәрәҗәсе турында әйтергә мөмкин.
“Татнет йолдызлары” конкурсы – сайт эшләүчеләр өчен стимул. Безнең республика сайтларына ихтыяҗ бар, чит илләрдәге ватандашларда да кызыксыну уята. Кайберәүләр татар интернет-ресурслары булуын белеп үзләрен татар дип таный башлый”, - диде ул.
Конкурсны оештыручылар раславынча, ул мәгълүмати киңлекне үстерергә һәм татар интернет бергәлекләрен берләштерү мөмкинлеге, татар телен үстерүдә мәгълүмат технологияләрен файдалануга этәргеч бирә.
Конкурс ел саен Татнетның әйдәп баручы интернет-ресурсларын ачыклый, күбесе меңләгән кулланучыларның татар һәм рус телләрендә аралашу өчен популяр мәйданчыгы булып тора. Ел саен конкурста 200-250 сайт катнаша.
Быелгы тугызынчы конкурста 220 интернет-сайт катнашты. Казакъстан, Украина, Кыргызстан, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Чуашстан республикасыннан, Оренбург, Чиләбе, Киров, Сарытау, Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирски, Екатеринбургтан заявкалар килде.
Татарстан, Казакъстан, Свердловски, Самара, Киров һәм Новосибирски өлкәләрен тәкъдим итүче 41 сайт җиңүче дип танылды. Конкурсны оештыручылар узган ел татар телендәге сайтлар дүрттән бер өлеш тәшкил итсә, быел - өчтән бер дип билгеләп үтте.
“Масс-медиа” номинациясендә “Казань24” һәм “ТНВ” телекомпаниясе сайты, “Татарский мир и Татарстан” номинациясендә – “Казакъстанның татарлар дөньясы” һәм “Ислам” сайты. “Фән һәм мәгариф” номинациясендә – Бөгелмә төзелеш-техник көллияте һәм татарча “Википедия”, “Мәдәният һәм сәнгать, тарих” номинациясендә – Казан Кремле һәм Г.Камал театры рәсми сайтлары, “Эшмәкәрлек” номинациясендә - “МЭЛТ” компаниясе сайты һәм Ф.Ф.Мифтаховның электрон көндәлеге. “Иҗтимагый эшчәнлек” номинациясендә – Бөек Ватан сугышы мемориалы. “Туган якны өйрәнү, туристлык, спорт һәм сәламәт яшәү образы” номинациясендә – “Мировые курорты” һәм “Туган ягым – яшел бишек” беренче урыннарга лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10