ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Бөтендөнья икътисад форумында катнаша

5 июнь 2012, 12:34

ТР башлыгы программасында эшлекле чаралар һәм очрашулар планлаштырылган

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. ТР башлыгы программасында эшлекле чаралар һәм очрашулар планлаштырылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Истанбулда чараны оештыручы - Бөтендөнья икътисад форумы. Истанбулдагы очрашу фактик яктан Давос форумының “күчмә” чарасы булып тора. Төркиядә 70тән артык илдән меңләгән бизнес җитәкчеләре, хөкүмәт, фән даирәләре һәм гражданнар җәмгыяте вәкилләре җыелды.
Чара Төркия Хөкүмәте ярдәме белән үтә.
Истанбулдагы форум кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бөтендөнья икътисад форумы президенты Клаус Шваб ачкан пленар сессиядә катнашачак.
Рөстәм Миңнехановның Клаус Шваб белән шәхси очрашуы да планлаштырылган. Шулай ук Татарстан Президенты форумның Россиягә багышланган секциясендә катнашачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10