ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Истанбулда Рөстәм Миңнеханов танылган татар җәмәгать эшлеклеләрен искә алды

5 июнь 2012, 16:00

Татарстан Президенты танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрендә булды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда булган вакытта танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрендә булды.
Россиядә туган бу җәмәгать эшлеклеләре XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татар милләтенең үсешенә әһәмиятле өлеш кертте. Алар илебездән төрле вакытларда чит илләргә күчеп киткән. Өчесе дә Төркиядә вафат булган, һәм хәзерге вакытта Садри Максудиның кабере -Истанбулның “Зынҗырлыкую” зиратында, ә Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура “Әдернәкапы” зиратына җирләнгән.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган ватандашларның каберләренә чәчәкләр куйды, аларның туганнары белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10