ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак

9 июнь 2012, 16:43

Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми, төнлә яшен булуы ихтимал

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 22-24 градус тәшкил итәчәк, ТР буенча – 20 градустан алып 35 градуска кадәр җылы булачак.
Республикада 11 июньгә каршы төндә шулай ук болытлы һава торышы булачак, урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал.
Төнлә термометр баганалары 12-17 градус җылылык күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10