ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Арча шәһәрендә тагын бер мәчет ачылды

18 июнь 2012, 14:53

Мәчетнең беренче каты гыйбадәт өчен каралган булса, икенче катында мәдрәсә эшләячәк, җәй көннәрендә лагерь үткәреләчәк

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Арча шәһәренең станция өлешендә “Изгеләр” мәчете ачылды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Арча муниципаль районы җитәкчесе Алмас Назыйров, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, дин әһелләре һ.б. катнашты. Әлеге мәчет иганәчелек ярдәме белән төзелгән.
Район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Арча районында җитмеш бишләп мәчет эшләп килә. “Изгеләр” – Арча шәһәрендәге икенче мәчет, имам-мөхтәсибе итеп Хәлим хәзрәт Кәримов билгеләнгән. Мәчетнең беренче каты гыйбадәт өчен каралган булса, икенче катында мәдрәсә эшләячәк, җәй көннәрендә лагерь үткәреләчәк.
Бүгенге көндә Арча районында тагы егермеләп мәчет төзелеп бетү алдында, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10