ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Чистай шәһәрендә мөселман балалары өчен махсус балалар бакчасы ачылган

27 июнь 2012, 17:36

Әлеге балалар бакчасы хәләл ризык белән тәэмин ителә

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Чистай шәһәрендә мөселман балалары өчен махсус балалар бакчасы ачылган. Әлеге балалар бакчасы хәләл ризык белән тәэмин ителә. Тәрбиячеләр – югары гыйлем алган мөселман хатын-кызлары – сабыйларга әдәп-әхлак, тәрбия сабакларын да бирә, дип хәбәр итә Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин.
Чистайлылар бу елда районның барлык авылларында да мөселман лагерьлары оештыруга ирешкән. Ике атналык әлеге лагерьларда авыл җирлегендә 15-40 бала ял итсә, шәһәр үзәгендә узганнарында балалар саны сиксәннән алып йөз сиксәнгә кадәр җитә. 2 июльдә мөхтәсибәтнең үзендә дә җәйге лагерь эшли башлаячак.
Июльнең беренче яртысында Чистай районында “Мөхәммәдзәки Чистави укулары” оештырылачак. Район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллинның сүзләренә караганда, якын киләчәктә район үзәгендә шулай ук мөселман музее ачылыр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10