ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Суд теракт ясауда тагын бер шик астындагы кешене азат итте

25 июль 2012, 14:32

Тикшерүнең соравы канәгатьләндерелмәде

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанның Яңа-Савин районы судында тикшерүнең ТР мөселман руханилары лидерларына һөҗүм итүдә шикләнеп кулга алынган Илгиз Заһидуллинны сак астына алу турындагы соравы каралды.
Тикшерү, Артем Калашов очрагындагы кебек, Илгиз Заһидуллин традицион булмаган исламда торуы турында оператив мәгълүмат барлыгына күрсәтте. Шулай ук аның торагында эзләү эшләре барышында татар һәм гарәп телләрендә ислам әдәбияты табылуына басым ясады. Ул эскпертизага җибәрелгән.
Шулай ук судта шик астындагының КДУ ВМК факультетын тәмамлавы билгеле булды. Хәзерге вакытта ул эшсез.
Судта Казан һәм республика мәчетләренең мәхәллә кешеләре катнаша. Алар шик астындагыларга рухи яктан ярдәм итеп торалар. Тикшерү аларны сак астына алуларын сорый.
Нәтиҗәдә тикшерүнең соравы канәгатьләндерелмәде. Бүген Заһидуллин азат ителә.
Хәзерге вакытта суд тикшерүнең шик астындагы өченче кешене – Тимур Әхмәтгалиевны сак астына алу турындагы соравын карый башлады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10