ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

“Мәчеткә илткән юл” документаль фильм – Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез турында

7 сентябрь 2012, 15:18

Казанда узучы Халыкара мөселман фестивале тамашачыларын бүген Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез тормышы турында документаль фильм белән сөендерде

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда узучы Халыкара мөселман фестивале тамашачыларын бүген Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез тормышы турында “Мәчеткә илткән юл” документаль фильм белән сөендерде. Инкыйлабтан соң туган илләреннән аерылып, шушы төбәкләргә килеп чыккан һәр татарның тормышы гыйбрәтле. Авырлыкларга карамастан, алар мөселман мәхәлләсе төзүдән башлап мәчет торгызуга кадәр юлны үтә. Фильмда Хельсинки шәһәрендә мәчет төзү белән бәйле вакыйгалар тасвирлана һәм иман йортының 50 еллыгына багышлана. Картинаны төшерү өчен киткән чыгымнарны татар мәхәлләсе үз өстенә алган.
Шунысы куанычлы: тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче татарлар тормышын документаль рәвештә теркәп калдырган фильм фестивальгә тәкъдим ителгән 300 фильм арасыннан сайлап алынган. Монда тагын шуны да әйтми калмый булмый: фестивальнең сигез еллык тарихы эчендә татарлар тормышын документаль тасвирлаган кинотасмалар бармак белән генә санарлык. Бу картина безгә милләттәшләребез турында сөйләве белән кадерле.
Финляндиядәге татар мәхәлләсенең тарихы күптән “языла” башласа да, үз мәчетен алар 50 узгач кына төзи ала. Моңа кадәр татарлар арендага алынган бүлмәләрдә намаз укыган, озак еллар буенча үз мәчете турында хыялланган. Фильм нәкъ менә милләтттәшләребезнең күңел түрендәге хыялына ирешү юлы турында бик тәфсилләп сөйли.
“Мәчеткә илткән юл” фильмының авторы, сценаристы һәм режиссеры - Финляндия татар мәхәлләсе имамы Рамил Билал (Беляев). Рамил Билал Финляндиядә 2004 елдан бирле имам булып эшли. Хәзерге вакытта Хельсинки университетының дөньякүләм мәдәниятлар факультетында белем ала. Тумышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Сафаҗәй авылыннан. Мәскәү югары ислам көллиятен тәмамлаган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10