ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әгъзәм Гобәйдуллин ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынында Анатолий Фоминны алыштырды

25 сентябрь 2012, 13:29

ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре аның кандидатурасы өчен тавыш бирделәр

(Казан, 25 сентябрь, «Татар- информ», Алия Җамалиева). Әгъзәм Гобәйдуллин ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынында Анатолий Фоминны алыштырды. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе яңа составының беренче утырышы үтә, анда яңа рәис сайланды.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре (14 кеше) Ә.Гобәйдуллин кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Тавыш бирү яшерен төстә үтте. Бу вазыйфага Гобәйдуллин кандидатурасы Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров.

Утырышта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең элекке башлыгы Анатолий Фомин һәм тавыш бирү хокукы белән ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 14 вәкиле катнаша.

“Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Комиссиянең алдагы уңышлы эшчәнлеге өчен мөмкин булганча барын эшләргә тырышырмын”, - дип әйтте яңа сайланган ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Әгъзәм Гобәйдуллин 1953 нче елның 15 нче июлендә Татарстан АССР Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган. Казан дәүләт ветеринария институтын, РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Төрле елларда совхозның төп зоотехнигы, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, беренче урынбасары булып эшләгән.

1995-1998 нче елларда – Мамадыш районы администрациясе башлыгы, Мамадыш районының ТР Халык депутатлары Советы рәисе.

1998-2005 нче елларда – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп билгеләнгәнче, 2005 нче елның апреленнән Федерация Советы вәкиле – ТР дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10