ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27 октябрьдә Корбан ашы уздыра

26 октябрь 2012, 10:46

Корбан ашы татар, Татарстан яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур дини гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан үткәрелә

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә - 27 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ихлас мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә - Корбан гаетенә багышланган мәҗлес - Корбан ашы уздыра.
Корбан ашы татар, Татарстан яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур дини гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырыла.
Корбан ашын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ихлас мөселман яшьләре хәрәкәте оештыра.
Чарада бөтен республикадан 500дән артык татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ихлас мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар.
Мәҗлес вакытында республиканың абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазь укудан кала, кызыклы программа көтелә: мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм Исламга кагылышлы фактларны белү буенча викторина уздыру да каралган. Чарада Татарстан Хөкүмәте вәкилләре дә катнашачак дип көтелә.
“Корбан ашы мәҗлесендә чит төбәкләрдән дә татар яшьләрен чакыру каралган иде, ләкин катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, чараның географиясен Татарстан белән генә чикләргә туры килде”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10