ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачта кредитларны мәҗбүри түләтү буенча махсус акция үткәрелде

30 октябрь 2012, 09:07

Бурычларның гомуми суммасы - 64 миллион 321 мең сум

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Август-сентябрь айларында Балтач муниципаль районында суд приставлары хезмәте тарафыннан кредитларны мәҗбүри түләтү буенча махсус акция үткәрелде. 199 районлы бурычка алган кредитларын вакытында түләмәгән өчен суд приставлары белән “хезмәттәшлек” итәргә мәҗбүр булды, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.
Бурычларның гомуми суммасы - 64 миллион 321 мең сум. Мондый гражданнарның мал-мөлкәтләренә арест салына һәм бурычын түләмәгән очракта мал-мөлкәте мәҗбүри саттырыла. 2012нче ел дәверендә кредит түләмәүче 38 гражданның мал-мөлкәте кулга алынган, гомуми сумма 3 миллион 166 мең 319 сумны тәшкил итә.
Районның 37 гражданы чит илләргә чыгу мөмкинчелегеннән мәхрүм ителгән, 17 кешегә суд приставларының таләпләрен үтәмәгән өчен административ чара күрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10