ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Казанда “Минем зур илем” дигән төбәкара телевизион фестиваль уза

14 ноябрь 2012, 08:27

Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын төрле халыкларның мәдәни багланышлары, аларның гореф-гадәтләренең үзара бәйләнеше темасына җәлеп итү максатыннан уздырыла

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 18-19 ноябрьдә Казанда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы инициативасы белән оештырылган “Минем зур илем” дигән төбәкара телевизион фестиваль уза.
Фестиваль җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын төрле халыкларның мәдәни багланышлары, аларның гореф-гадәтләренең үзара бәйләнеше темасына җәлеп итү максатыннан уздырыла.
Фестиваль кысаларында телевизион эшләр конкурсы узачак. Анда милли мәдәниятлар, халык традицияләре, үзенчәлекләре турында сюжетлар, программалар һәм телевизион фильмнар әзерләүче яисә күрсәтүче телевидение компанияләре, каналлары, студияләре, продюсерлык үзәкләре, берләшмәләре катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10