ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Депутатлар тарифларны җайга салу мәсьәләләре турында фикерләште

14 ноябрь 2012, 16:44

Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә табигый монополияләр һәм коммуналь комплекс оешмаларының дәүләт тарафыннан көйләнү белән бәйле иде

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиянең утырышы узды.
Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә табигый монополияләр һәм коммуналь комплекс оешмаларының дәүләт тарафыннан көйләнү белән бәйле иде. Бу темага ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов чыгыш ясады. Ул 2011 елда тарифларны җайга салудан килгән гомуми икътисади нәтиҗәнең 14 миллиард 602 миллион сум тәшкил итүен хәбәр итте. Ә агымдагы елның 9 аенда яңадан мөрәҗәгать иткән компанияләр буенча - 1 миллиард 328 миллион сум.
“Без җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүленеше буенча федераль законнар нигезендә, җирле үзидарә органнарына коммуналь хуҗалык объектларын яңартуга һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән ресурслар белән тәэмин итү схемаларын эшләргә һәм кабул итәргә тәкъдим итәргә киңәш бирәбез. Предприятиеләрнең Татарстан Республикасы макроикътисади күрсәткечләренә йогынты ясый торган чыгымнарына контрольне көчәйтү максатыннан, инвестицион программаларның үтәлеше һәм тарифларны куллану нәтиҗәсендә алынган акчаларны тотуның нәтиҗәлелеге өлкәсендәге контроль чаралар уздырганда бәйсез экспертларны җәлеп итәргә кирәк, дип саныйбыз”, - диде Марат Зарипов.
Халыкка җылылыкка киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен бирелә торган субсидияләр мәсьәләсе буенча ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгыш ясады. Ул бу яңалыкның республикадагы 515 мең йорт хуҗалыгына кагылуын, 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр субсидия алу өчен 440 мең кеше чакырылуын, 52 мең гражданның өйләренә баруларын хәбәр итте. Казанда субсидия бирелергә тиешле гражданнарның 22 проценты гына социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Югары күрсәткечләр Ютазы районының Урыссу бистәсендә. Анда халыкның яртысыннан артыгы документлар тапшырган. Урынбасар сүзләренчә, бүгенге көндә субсидия мәсьәләләре буенча сорауларны 17 “кайнар элемтә” буенча юлларга мөмкин. “Октябрь аенда үзләрен субсидия алуга хокукын 109 475 гаилә раслады. Максатчан субсидиянең уртача күләме 399 сум 40 тиен тәшкил итә. Субсидияләргә, нигездә, 10 меңнән 20 меңгә кадәр керемнәре булган гаиләләр дәгъва итә”, - диде Наталья Бутаева.
Утырышта республиканың макроикътисади күрсәткечләренә йогынты ясый торган зур предприятиеләр вәкилләренә кайбер тарифларның сәбәпләре һәм моның максатка ярашлылыгы турында сораулар бирелде. Шул ук вакытта законнарда монополистларга бәяләрне үзләре теләгәнчә куярга мөмкинлек бирүче урыннар барлыгы, шулай ук кулланучылар исәбенә чыгымнарны каплауга йөз тоткан тарифларны формалаштыру методикасының проблемалар тудыруы билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев тә эшнең исәп-хисап методикасында булуын раслады. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтә бүлеге хәбәр итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10