ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Р.Вәлиев: “Әгәр татар халкы дөньяның мәгълүмати мәйданына чыгарга тели икән, монда да латин язуыннан башка ерак китеп булмый”

24 декабрь 2012, 15:23

Бу закон проектында Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле алфавиты, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” Федераль закон таләбе буенча, кириллица графикасы нигезендә төзелә дип язылган

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында” ТР Законының үз көчен югалтуын тану хакында” закон проектын кабул иткәннән соң, “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” закон проекты да беренче һәм өченче укылышларда тулаем кабул итте.

Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: “ТРның дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” закон проектын тәкъдим итеп: “ТР Конституциясе нигезендә республикабызда татар һәм рус телләренең бертигез дәрәҗәдә дәүләт телләре итеп раслануы һәркайсыбызга мәгълүм. 2005 елда “Россия Федерациясенең дәүләт теле турында” махсус Федераль законы кабул ителеп, илебезнең бөтен төбәкләрендә, шул исәптән безнең республикада да, рус телен дәүләт теле буларак куллану тәртибе билгеләнде. Әмма бүгенге көнгә кадәр Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану хакында кануныбыз юк иде. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган “Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак татар телен куллану турында”гы закон проекты нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл кылу максатыннан эшләнде. Закон проекты республикада татар теленең дәүләт теле буларак кулланышын тәэмин итүне, татар телен дәүләт теле буларак куллануга гражданнарның хокукларын билгеләүне, татар язуының тарихи традицияләрен, шул исәптән төрле имля үрнәкләрен куллану мөмкинлеген булдыруны да күздә тота”, - дип билгеләп үтте.

“Быел “Татарстан халыклары телләре турында” закон кабул ителүгә 20 ел тулды. 1994 һәм 2004 елларда әлеге законны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программалары төзелеп, парламентта расланды. Россия төбәкләрендә һәм төрле илләрдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге таләбен һәм 1997 елгы Бөтендөнья татар конгрессы корылтае карарын искә алып, 1999 елда “Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында” Татарстан законы кабул ителде. Озакламый шуңа җавап рәвешендә Россиянең “Телләр...” законына үзгәрешләр кертелгәч, безнең әлеге кануныбыз Федераль законга каршы килә дип табылды. Хәзер карала торган закон проектын әзерләгәндә без әлеге сәяси каршылыклардан һәм хокукый киртәләрдән котылырга тырыштык.

Бу закон проектында Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле алфавиты, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Федераль закон таләбе буенча, кириллица графикасы нигезендә төзелә дип язылган”, - дип аңлатып үтте депутат.

Билгеле булганча, “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” ТР Законы буенча гражданнар үз тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләре белән Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә, шулай ук үзенең туган телендә яисә Россия Федерациясендәге теләсә-кайсы телдә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. “Аларның тәкъдимнәренә, гаризаларына, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать иткән телдә языла. Мөрәҗәгать иткән телдә җавап бирү мөмкинлеге булмаган очракта, Татарстан Республикасы дәүләт телләре кулланыла. Татарстан Республикасы дәүләт органнарына, җирле үзидарә хакимиятенә гражданнарның, оешмаларның мөрәҗәгатьләре татар телендә латин яисә гарәп имлясын кулланып язылган очракта, аларга җавап татар телендә кириллица графикасы нигезендә бирелә. Шулай ук бу җавапка латин яисә гарәп имлясындагы вариант та өстәлергә мөмкин”, - диде депутат.

“Инде республика прокуроры әйтеп үткәнчә, 2004 елда латин язуын торгызу кануны Югары мәхкәмә карары белән кулланыштан чыгарылды. Барыбызга да билгеле: татар халкы мең ел буена гарәп имлясында язган һәм укыган. 20 нче гасыр башында исә халкыбыз шактый еллар латин язуын кулланган. Аннары татарларның нибары дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яшәгенне дә онытырга ярамый. Ә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән без ничек аралашырга, ничек язышырга тиеш? Үзбәкстанда, Әзәрбәйҗанда, Төркиядә, Польшада, Латвиядә, Америкада, Финляндиядә яшәүче татарларыбыз латин имлясында яза. Әле күптән түгел Казакъстан президенты да латинга күчү хакында игълан иткән. Кытайда, Япониядә яшәүче милләттәшләребез гарәп имлясын файдалана. Без бит бер милләт, без бит алар белән һәрдаим аралашырга тиеш. Конституциябезнең 14 маддәсендә: “Татарстан Республикасы читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен үстерүдә, туган телен, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә”, - дип язылган. Шундый ук маддә Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәдә дә бар. Тик анда “Россия хөкүмәте белән берлектә” дигән сүзләр дә өстәлгән һәм ул Федераль закон белән расланган. Ә без читтәге милләттәшләребезнең хәрефләрен дә танымагач, аларга туган телләрен үстерүдә ничек ярдәм итәргә җыенабыз соң? Мәсәлән, Үзбәкстаннан бер татар кешесе латин имлясында Дәүләт Советына яисә Хөкүмәткә, район хакимиятенә хат язып җибәрсә, закон таләп иткәнчә без әлеге хат белән танышып, аңа җавап бирергә тиешбез”, - дип билгеләп үтте Разил Вәлиев.

Комитет рәисе сүзләренчә, әгәр татар халкы дөньяның мәгълүмати мәйданына чыгарга тели икән, монда да латин язуыннан башка ерак китеп булмый. Гарәп язуында иҗат иткән бөек мәгърифәтчеләребезнең, язучы шагыйрьләребезнең, дин әһелләренең иң яхшы әсәрләрен дә бүген кирилл имлясына күчерергә кирәк. Ә бу рухи байлык гаять тә зур. 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар халкы гарәп имлясында 15 меңнән артык исемдә 5 миллион данә китап бастырып чыгарган, латин язуында басылган китапларыбыз да меңнәр белән исәпләнә. Аларның күбесе архив киштәләрендә, китапханә һәм музей фондларында якты дөнья йөзенә чыга алмыйча ята. Чөнки бүгенге көндә безнең борынгы имлябызны, телебез нечкәлекләрен тирәнтен белүче галимнәребез юк дәрәҗәсендә, булса да берничә генә. Аларны әзерләү эшен мәктәптә үк башлап югары уку йортларында дәвам итәргә кирәк.

“Бу закон проектын кабул итү татар алфавитын төрки һәм көнбатыш Европа телләре алфавитлары белән тәңгәлләштереп, татар әлифбасының тарихи традицияләрен өйрәнү өчен фәнни нигезләнгән кулай транскрипция булдыру өчен дә зарур.

Шулай ук татар телен дәүләт теле сыйфатында кулланганда әдәби тел нормаларын, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен раслау тәртибен билгеләргә мөмкин булачак. Закон проектында татар телен дәүләт теле буларак кулланганда хәзерге әдәби тел нормалары төшенчәсенә дә билгеләмә бирелә.

Законны тормышка ашыру барышында хәзерге татар әдәби теле нормаларын үз эченә алган грамматикалар, сүзлекләр һәм белешмәләрнең исемлекләре фәнни экспертизалар нәтиҗәләре буенча ачыкланачак, мондый экспертизаларны үткәрү тәртибе дә билгеләнәчәк. Грамматикаларга, сүзлекләргә һәм белешмәләргә фәнни экспертизалар үткәрүче югары уку йортлары һәм башка оешмалар даирәсе дә күрсәтеләчәк”, - дип, Р.Вәлиев бу закон проектының өстенлекле якларын аңлатып үтте.

Фәннәр академиясе һәм университет галимнәре, дәүләт органнарының хокук белгечләре белән бергәләп әзерләнгән бу закон проектын профиль комитеты депутатлары бертавыштан хуплаган. Татарстан Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Иҗтимагый палата, ТР Прокуратурасы һәм Дәүләт Советы Хокук идарәсенең дә аңа тәфсилле бәяләмәләре бар. Закон проектына ясалган лингвистик экспертизаның бәяләмәсе дә уңай.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10