(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Исаак Ньютон – дөньякүләм танылган гений. Бүген, аңа багышлап, дөньяда Ньютон көне (Newton Day) билгеләп үтелә.
Ньютонның тормышы туганнан алып вафатына кадәр тулаем очраклылыкларга бай булган, алар исә закончалыкларга һәм логик ачышларга китергән дип санала. Бөтен дөнья галимнәре бүген дә Ньютон-Лейбниц теоремасын, Ньютонның үзлелек законын, Ньютонның беренче, икенче, өченче законнарын, интерполяцион формулаларын файдалана, ә Ньютонның бөтендөнья тартылу законы турында әйтеп тормасак да була. Алмагачтан өзелеп төшкән алма Ньютонны җисемнәрнең ирекле төшүе турында фикер йөртергә этәргән дигәннәрендә, чыннан да, хаклык бар, дип искәртә Calend.ru.
Ньютон тарафыннан эшкәртелгән закончалыклар, теорияләр соңгы гасырлар дәвамында сизелерлек тулыландырылса да, галимнәр, тикшеренүчеләр, студентлар һәм аспирантлар, гомумән, фән һәм экспериментлар белән кызыксынучылар ел да 4 гыйнварда Ньютон көнен – бөек инглиз галиме туган көнне билгеләп үтә. Бу көнне Ньютонның Лондондагы Вестминстер аббатлыгында урнашкан каберенә кешеләр күпләп килә.