ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне төркиләр һәм иранлыларның Нәүрүзенә туры килә

9 гыйнвар 2013, 14:10

Татарстан биләмәләренең бүген 17 проценттан артыгы – урманнар

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Урманнарны саклауның әһәмияте турында җәмгыятьне мәгълүматлаштыру форсаты буларак Халыкара Урман көнен гамәлгә кую идеясен БМО карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы хуплап, ул көнне бөтен дөнья буйлап 21 март – Җир шарының Көньяк ярымшарында көздә була торган көн белән төн тигезлеге, Төньяк ярымшарында язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтү хакында карар чыгарган.

Шул рәвешле, астрономик кояш календаре буенча төркиләр һәм иранлыларның Яңа елы - Нәүрүз көнендә тагын бер истәлекле дата гамәлгә куелды.

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итеп, аның төп максатына игътибарны юнәлтә.

Җир йөзендә яшәүче халыкларның урман экосистемалары әһәмияте, аларның чынлыктагы, ягъни хәзерге хәле, аларны саклауда, үстерүдә һәм торгызуда төп чаралар турында мәгълүматлылыгын арттыру - Халыкара Урман көненең төп максаты әнә шуннан гыйбарәт. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, туфрак эрозиягә дучар була, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, атмосфера һавасында углекислый газ арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими, һәм... кешелекнең яшәеш куәте какшый.

Министр Наил Мәһдиев сүзләренчә, Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар (аларның 16 проценты – ылыслы, 59 проценты – яфраклы агачлардан торган урманнар). Ә бит XVIII гасыр башында Казан губерниясе биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган, дип бүгенге хәлнең мөшкеллеген басым ясап әйтә. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул ил мәнфәгатьләре буенча, Петр-I әмере белән, Санкт-Петербург каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә ураман (нигездә, ылыслысын) кисүне, XX гасырда республикада күпләп нефть чыгаруны, Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычлары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр киңәйтелүне атый.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10