ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Динә Гарипова “Евровидение”да иң яхшылар бишлегенә керсә дә яхшы - Дмитрий Маликов

19 февраль 2013, 20:39

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында чыгышы алдыннан Дмитрий Маликов белән матбугат конференциясе узды

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген танылган җырчы һәм композитор, Россия халык артисты Дмитрий Маликов Казанда матбугат конференциясендә “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипованың майда Мальмада (Швеция) узачак “Евровидение-2013” конкурсында Россияне тәкъдим итәчәге турындагы хәбәрне шәрехләде.
“Бу яңалыкны бүген генә укыдым. Гадәттә, элек сайлап алу турлары була иде, бу карарны кем кабул иткәнен белмим”, - дип шаккатты Дмитрий Маликов. Бу хәбәрне “Беренче канал” кабул иткән дип белдерде журналистлар.
“Чыннан да, ул кыз ачык, талантлы, ул ясалма түгел. Бу проектны сирәк карадым, ул артистларның эш вакытында була иде. Мин үзем “Битва хоров” проектында катнаштым һәм дәвамы булыр дип өметләнәм”, - диде җырчы.
“Голос” проектында яхшы тавышлы талантлы башкаручылар бар иде, әмма барысына да репертуар кирәк, алар нигездә танылган хитларны башкарды, дип билгеләп үтте ул.
“Хәзер бу кызга зур өмет багълана. Динә Гарипованың мөмкинлеге бар. “Евровидение” күп пиар булачагын аңлата. Әгәр уңышлы чыгыш ясап беренче бишлеккә керсә дә яхшы булачак. Әмма аңа барыбер үз репертуары, үз хиты кирәк”, - дип саный музыкант.
Дмитрий Маликов белән матбугат конференциясе С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында чыгышы алдыннан узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10