Җәмгыять, Татар дөньясы

Г.Камал исемендәге театр артисты Нариман Гарифуллинның юбилей кичәсе уза

21 март 2013, 16:56

1989 елда Нариман Гарифуллин “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) спектаклендәге Ташчәйнәр роле өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиягә лаек булды

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 22 март көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Нариман Гарифуллинның юбилей кичәсе һәм Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакле була. Шәмгүн ролендә – юбиляр.
Нариман Габдрахман улы Гарифуллин 1953 елның 3 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1974-1976 елларда Республика күчмә театрында эшли, 1980 елдан Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре: Булат – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин); Алмаз – “Зифа” (Н.Исәнбәт); Дурандарте – “Болан-Патша” (К.Гоцци); Хәйдәр – “Зөлфия” (К.Әмиров); Егор – “Һаваларда йолдыз” (М.Горький буенча); Ташчәйнәр – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов); Хафиз – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин); Валера – “Мирас” (Г.Каюм); Петр – “Зөләйха” (Г.Исхакый); Ангысын – “Идегәй” (Ю.Сафиуллин) һ.б.
1989 елда Нариман Гарифуллин “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) спектаклендәге Ташчәйнәр роле өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиягә лаек булды. Быел аңа “Татарстанның Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10