ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Эльвира Нәбиуллина Россия Үзәк банкы рәисе итеп расланды

9 апрель 2013, 17:56

Әлеге постны ул агымдагы елның 24 июненнән биләячәк

 (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады. Әлеге постны ул агымдагы елның 24 июненнән биләячәк. Үзәк банкның хәзерге рәисе Сергей Игнатьевның вәкаләтләре нәкъ менә шул вакытка тәмамлана.
Бүген парламент утырышында Нәбиуллина кандидатурасын яклап 360 депутат тавыш биргән, 20 се каршы булган, берсе битарафлык белдергән. Бу хакта ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Үзәк банк рәисе дүрт ел вакытка билгеләнә. Эльвира Нәбиуллина кандидатурасы Думага март аенда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелгән иде. Элегрәк Президент Нәбиуллинаның Игнатьевны постыннан киткәч тә Үзәк банк системасында рәис киңәшчесе итеп калдыру турындагы үтенечен канәгатьләндерде.
Безнең белешмә: Эльвира Сахибзадә кызы Нәбиуллина 1963 елның 29 октябрендә Уфа шәһәрендә туа. 1986 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын “икътисадчы” белгечлеге буенча тәмамлый. 1991-1992 елларда - СССР Фәнни-сәнәгать берлеге идарәсенең даими комитеты дирекциясе баш белгече, 1992-1994 елларда – Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең баш белгече, дирекция консультанты, эксперт институты киңәшчесе.
1994-1998 елларда Нәбиуллина РФ Икътисад министрлыгында Икътисади реформалар департаменты җитәкчесе урынбасары, Икътисадны дәүләт көйләве идарәсе җитәкчесе, Икътисади реформалар департаменты җитәкчесе, РФ икътисад министры урынбасары вазифаларын били.
1998-2000 елларда – “Промторгбанк”та Идарә рәисе урынбасары, Евразия рейтинг хезмәте башкаручы директоры, “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды вице-президенты, 2000-2003 елларда – РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, 2003-2005 елларда – “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды президенты.
2007 елда РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры итеп билгеләнә, 2008 елның 12 маеннан- РФ икътисади үсеш министры. 2012 елның 21 маеннан – РФ Президенты ярдәмчесе.
Сергей Игнатьев Россия Үзәк банкы рәисе постын 2002 елның 20 мартыннан бирле били. Дәүләт Думасы аның вәкаләтләрен соңгы тапкыр 2009 елның 24 июнендә 4 ел вакытка озайткан иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10