ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин үз командасын тәкъдим итте

17 апрель 2013, 16:25

Мөфтинең урынбасарлары – Сөләйман мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, Казан ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Хәйруллин

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Бүген яңа сайланган ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үз командасын тәкъдим итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары итеп ТР Голәмәләр советы рәисе Рөстәм Батров сайланды. Татарстанның Баш казые булып Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.

Мөфтинең урынбасарлары – Сөләйман мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов (ул социаль мәсьәләләр өчен җавап бирә), Казан ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров (ул дәгъват өчен җаваплы) һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Хәйруллин (ул мөхтәсибәтләр белән эш өчен җавап бирә).

Камил хәзрәт корылтайдан соң ук узган матбугат очрашуында үзенең планнары белән дә уртаклашты. Алар арасында инвалид балалар өчен балалар йорты ачу, белем бирү өчен техник мөмкинлекләрне файдалану ("Онлайн-мәдрәсә"). һәм башкалар бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10