ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кичә Раифа Богородица ир-атлар монастыренда Хач ману бәйрәм ителде

20 гыйнвар 2014, 10:17

Бәйрәмгә якынча 300 кеше килде

 (Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ", Екатерина Виславская). Кичә Раифа Богородица ир-атлар монастыренда Хач ману бәйрәм ителде.

Бу - христианнарның иң борынгы бәйрәмнәренең берсе, ул апостоллар чорында ук билгеләнгән.

Бәйрәм, традицон рәвештә, соборда Изге Троица өчен гыйбадәт кылудан башланды. Быел бәйрәмдә якынча 300 кеше булды. Литургия тәмамлангач, руханиларның берсе вәгазь сөйләде, анда сүз бәйрәмнең асылы турында барды. Рухани күрсәтмәләр бирде һәм Хач ману көне белән котлады. Соңыннан Причастие булды һәм күлгә таба Хач йөреше башланды.

Үткән еллардагы кебек, хач рәвешендә бәке ясалган. Ләкин һава торышына бәйле рәвештә, бәке кечкенәрәк ясалган, шулай ук боз шәһәрчеге дә кечерәйгән, кайбер сыннар кардан ясалган иде.

Боз калын булмау сәбәпле, аңа кешеләр 3әр-5әрләп кертелде, бәкегә таба юлда ЭЭМ һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торды, барлыгы 150 хезмәткәр җәлеп ителгәнлеге билгеле булды. Шулай ук ашыгыч ярдәм бригадасы эшләде.

Күлдәге иордань хач йөрешенең беренче урыны булды, икенчесе – часовня, анда бәйрәмгә килүчеләр күлдән 100 метр тирәнлектән китерелгән суны ала алды.

Быел шул суда коенып, гөнаһлардан арынырга теләүчеләрнең саны йөздән артмады. Мөгаен, кешеләрне 20 градуслы салкын һава куркыткандыр. Монда көч структуралары һәм медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында 21 нче гыйнварга кадәр су коенырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10