ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Фән һәм мәгариф

Педагогик басмалар мәгариф өлкәсендәге процессларны яктыртып кына калмаска, объектив бәя дә бирергә тиеш – И.Миргалимов

26 февраль 2014, 17:32

Бүген “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулуга багышлап уздырылган фәнни-гамәли конференция чын мәгънәсендә фикер алышу, киләчәккә планнар билгеләү мәйданчыгына әйләнде

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген республикабыздагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулуга багышлап уздырылган фәнни-гамәли конференция чын мәгънәсендә фикер алышу, киләчәккә планнар билгеләү мәйданчыгына әйләнде. “Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференцияне Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге оештырган иде.

Җыенда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре, укытучылар катнашты.

Җыенда әлеге журналның тарихын барлау, төрле үсеш чорларындагы миссиясен ачыклау белән беррәттән, бүгенге көндәге бурыч-максатлары да күзалланды. Аның укытучылар өчен генә түгел, ата-аналар, гомумән, киң җәмәгатьчелек өчен файдалы һәм укырга кызыклы басма, педагогларның яклаучысы булырга тиешлеге ассызыкланды. Шулай ук укучыны җәлеп итү өчен, традицион журнал чыгарудан тыш, заманча технологияләр, аерым алганда, сайт аша интерактив режимда укытучылар белән һәрвакыт элемтәдә булу, алар белән эшләү зарурлыгы билгеләп үтелде.

Үзе дә укытучы гаиләсендә туып үскән Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, “Мәгариф” журналы чыга башлаганнан бирле, халыкны агартуны күз алдында тота. Ул журналистиканың махсус бер өлеше булып тора. Әлеге басмада эшләүче журналистлар күңелләре белән һәрвакыт педагоглар булып кала. Озак еллар дәвамында, реформалар чорында укытучыларның ярдәмчесе, фикердәше булып, алар аша яшь буынны тәрбияли.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа оешкан Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова үзенең чыгышында заман үзгәрү белән, журналларга карата булган таләпләрнең дә үзгәрүен билгеләп үтте. “Хәзерге көндә мәгариф системасы алдында тормышта үз урынын табарлык, туган җиренең патриоты булган максатчан шәхес тәрбияләү максаты куела. Ә бу, үз чиратында, туган иленең тарихын, туган телен, мәдәниятен, үз халкының кыйммәтләрен анык аңлаучы, хөрмәт иткән һәм шул ук вакытта башка милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга сәләтле күпкырлы шәхес дигән сүз. Билгеле, мондый шәхес тәрбияләүдә мәгариф системасының төп ярдәмчеләре булып массакүләм мәгълүмат чаралары тора”, - диде ул. Киләчәктә “Мәгариф”,  “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән кулга-кул тотынып эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Л.Әхмәтҗанова “Мәгариф” журналы битләрендә заманча технологияләрне кулланып эшләү тәҗрибәсен уртаклашу, мастер-класслар бирү, укытучыларга аралашу мөмкинлеге тудыру, журналның электрон версиясе аша педагогларга күбрәк мәгълүмат җиткерү тәкъдиме белән чыкты.

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Мәгариф” журналының төп басма булуын билгеләп үтеп, аның алдагы елларда һөнәри юнәлешкә тугры калып дөнья күрүен, соңгы саннарда исә шактый яңалык сизелүен, аналитик, мәгариф системасы белән кызыксынучыларны уйландыра торган язмаларга урын бирелүен билгеләп үтте. Әлеге басмада, һөнәри материаллардан тыш, милли мәгариф, халык педагогикасы темаларына мәкаләләр, тәрбия мәсьәләләрен кузгаткан әдәби әсәрләр, мәктәп тормышына кагылышлы кызыклы вакыйгаларны, мөгаллимнәрнең иҗат үрнәкләрен бирергә, педагогларны әзерләү проблемаларына игътибарны көчәйтергә тәкъдим итте. Шулай ук әдип журнал битләрендә тел мәсьәләләренә багышланган аерым рубрика да, кызыклы шәхесләр, кызыклы дәрес үрнәкләре дә күрергә тели.

“Мәгариф” журналының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән беррәттән, ТР Мәгарифне үстерү институты белән дә кулга-кул тотынып эшләве көтелә. Институтның заманча белем бирү технологияләре мөдире Алия Зәкиева чыгышында исә, журналның үсешен күзаллау өчен, аның күпчелек саннары белән танышып чыгарга туры килүен билгеләп үтте, әлеге басма турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Ул - шундый төпле, шундый мәгънәле, искиткеч. Гомер буе ата-ана, бала өчен һәм безнең Татарстан өчен генә түгел, күрше төбәкләр өчен дә хезмәт иткән ул”, - диде А.Зәкиева, алга таба да, кирәкле юнәлешләрне билгеләп, педагогларга кирәкле басма булсын дигән теләкләрне җиткерде. Әлеге басманың,беренче чиратта, гомумтатар журналы булып торуын әйтте. ТР Мәгарифне үстерү институтының “Мәгариф” белән эшләү юлларының атна саен каралуын хәбәр итте.

Институтның заманча белем бирү технологияләре мөдире журнал мәгариф системасындагы яңалыкларны, законнарны укытучыларга һәм укучыларга аңлаешлы итеп җиткерергә, укытучыларның үсешен күрсәтергә кирәк дип саный. “Мәктәпкә килгән яшь укытучы шушы журналны кулына тотып эшкә барып, аның белән өйгә кайта торган дәрәҗәгә җитсә, бу басманың киләчәге матур һәм күңелле булыр иде”, - диде А.Зәкиева.

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белән ике арадагы медиасәясәтне кору мәсьәләләренә тукталып, төрле яклар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, законнарны үтәп корылырга тиешлеген билгеләп үтте. Март аеннан “Мәгариф” журналының сайты эшли башлаячагын хәбәр итте. “Без журнал эшчәнлегендә зур үзгәрешләр булыр дип көтәбез. Журналның яңа электрон версиясен чыгару да көтелә. “Татмедиа” домен алып бирү өлкәсендә ярдәм күрсәтергә уйлый”, - диде ул.

Журналның баш мөхәррире Илдар Миргалимов басманың үсеш чорлары белән таныштырып, педагогик басмаларның мәгариф өлкәсендәге процессларны яктыртып кына калмаска, аларга объектив бәя дә бирергә, фикер алышулар да оештырырга тиешлеген әйтеп үтте. “Мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне үзләштерергә омтылу Татарстан өчен хас. Шуңа күрә “Мәгариф” журналындагы җаваплылык аеруча зур”, - диде баш мөхәррир. Ул үз чыгышында шулай ук милли мәгариф, укытучының социаль статусы һәм һөнәри әзерлек, “Мәгариф” журналының Интернетта эш алып бару мәсьәләренә тукталды. Басманың заман сулышын тоеп эшләвен билгеләп үтте. “Теләсә нинди матбугат чарасы мәгълүмат бирү белән генә чикләнмәскә тиеш, укытучыларга кирәкле булсын өчен, аларның көндәлек тормышында актив катнашу һәм үзенең дә актив иҗтимагый тормыш белән яшәвең зарур”, - диде Илдар Миргалимов, педагогларның журналны үзенең яклаучысы итеп таныса, басманың киләчәге өметле булачагын белдереп. Ул шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның редакция белән тыгыз хезмәттәшлек итүен, уртак эшчәнлекнең республика мәгарифе өчен нәтиҗәле һәм файдалы булачагына ышанычның зур икәнлеген билгеләп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10