ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Әниләрен рәнҗеткән өчен, ике кешегә карата җинаять эше кузгатылган

10 апрель 2014, 09:15

Берсе әнисенең паспортын яндырса, икенчесе инвалид әнисен тотып кыйнаган

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Әниләрен рәнҗеткән өчен, ике шәһәр кешесенә карата җинаять эше кузгатылды.

Аларның берсе әнисенә ачуы килеп, аның паспортын яндырган, әнисе бу турыда полициягә хәбәр иткән. Ә икенчесе, әнисенең икенче төркем инвалид булуына карамастан, аны тотып кыйнаган.

Икесенә дә хәзер бу гамәлләре өчен суд алдында җавап тотарга туры киләчәк, дипп хәбәр итә Спас районының “Яңа тормыш” басмасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10